Зәй шәһәрендә яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча турнир узды
Татарстан Республикасы Беренчелеге һәм СССРның спорт мастеры Илсур Минһаҗев истәлегенә Бөтенроссия турниры узды.
Ярышларда өч йөздән артык спортчы катнашты. Җиңүчеләр арасында "Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре дә бар. Ислам Гыйззәтуллин һәм Азат Камалиев 59 килограммга һәм 66 килограммга кадәр авырлык категорияләрендә җиңү яуладылар, Тимур Камалиев һәм Никита Вдовин 63 килограммга һәм 120 килограммга кадәр авырлык категорияләрендә икенче урынны алдылар. Алар Татарстан җыелма командасы составында Саранск шәһәрендә узачак Идел буе федераль округы Беренчелегендә чыгыш ясаячак. Егетләр тренерлары Ринат Ситдыйков, Тимур Борһанов һәм Артур Иванов җитәкчелегендә шөгыльләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев