Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек саклау

Диабет турында эндокринолог белән әңгәмә

Урыссу үзәк район хастаханәсе эндокринологы Айгөл Ләбиб кызы Михайлова белән әлеге авыру очракларының арту сәбәпләре һәм аны кисәтү чаралары турында сөйләштек.

 

- Айгөл Ләбибовна, ни өчен диабет темасы безнең көннәрдә аеруча кискенгә әверелде соң?

- Кызганычка каршы, соңгы 20 елда шикәр чире белән авыручылар саны өч тапкырга артты. Халыкара диабет федерациясе мәгълүматлары буенча, 2024 елда дөньяда 588 миллион диабет белән авыручы теркәлгән, янә дә миллиардка якын кеше диабет алды хәлендә. Русиядә шулай ук авырулар саны артуы күзәтелә, һәм, рәсми мәгълүматларга караганда, диабет халыкның 3,5 процентында диагностикаланган. Әмма, белгечләр бәяләвенчә, төгәлрәк сан ике тапкырга югарырак булырга мөмкин – якынча 7,5%.

– Авырулар санының артуы нәрсәгә бәйле?  Кайсы хәвеф факторларын аеруча  әһәмияткә ия дип саныйсыз?

- Беренче чиратта, бу тормыш рәвешенең үзгәрүе белән бәйле. Без азрак хәрәкәтләнә башладык, шикәр, ак ипи һәм камыр ризыклары кебек җиңел үзләштерелә торган углеводларга өстенлек бирәбез, яшелчәләрне җитәрлек дәрәҗәдә кулланмыйбыз. Бу артык авырлыкка һәм симерүгә китерә, алар исә җитди хәвеф факторлары булып тора. Генетика мәсьәләсе дә  ярыйсы роль уйный. Әгәр ата ананың берсе 2 нче тип диабет белән авырый икән, баланың авыру ихтималлыгы 30% ка, ә инде икесе дә ул чирдән җәфаланган хәлдә, 50% ка кадәр арта. Стресслар, кичерелгән йогышлы авырулар да йогынты ясый.

 – Диабетны булдырмас өчен нишләргә кирәк? Аны кисәтү максатында һәрбер кеше нинди гади чаралар күрә  ала соң?

 – Дөрес туклану. Үзегезнең туклану рационыгызны яңадан карагыз: күбрәк яшелчә һәм җиләкҗимеш (тәүлегенә кимендә 400 г), балык, әче сөт ризыклары, ак ит кулланыгыз. Ак икмәкне тулы бөртекле арыш ипиенә, ак дөгене көрәненә алыштырыгыз, каты бодай сортларыннан макарон сайлагыз. Фастфуд, какланган ризык һәм консервалар куллануны чикләгез. Су  җитәрлек кимәлдә булсын. Алкогольдән һәм тәмәкедән баш тарту мөһим. Даими физик активлык: саф һавада көненә 3060 минут (атнага кимендә 150 минут) йөрү, йөзү. Җитәрлек  йокы. Гриппка һәм башка вируслы авыруларга каршы вакцинация. Кандагы глюкоза кимәлен даими тикшерүдә тотучы еллык диспансеризация.

- Анализ кандагы шикәрнең югары булуын күрсәтсә нишләргә?

-Кичекмәстән эндокринологка мөрәҗәгать итәргә! Моны озакка сузарга ярамый, чөнки диабет җитди өзлегүләргә китерергә мөмкин: йөрәккан тамырлары, хроник бөер авырулары, нерв системасы һәм күзнең челтәр катлавы кан тамырлары зарарлануы.

 – Безнең районда күпме кеше диабет белән исәптә тора соң?

-  Кызганычка каршы, Ютазы районында шулай ук диабет белән авыручылар санының артуы күзәтелә. Бүгенге көндә диспансер исәптә 1010 кеше тора, шуларның 984 ендә  2 нче тип, 26 сында 1 нче тип диабет (шул исәптән 5 балада) теркәлгән. 2024 елда беренче тапкыр 63 яңа очрак ачыкланган, ә быел исә – 80. Бу безнең барыбызга да әлеге авыруны кисәтүгә мөмкин кадәр күбрәк игътибар бирергә кирәклеге турында сөйли.

- Айгөл Ләбибовна, файдалы һәм гаять әһәмиятле мәгълүматыгыз  өчен  зур рәхмәт.

Онытмагыз, профилактика – диабет белән көрәшүнең иң яхшы ысулы!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев