Кемдер станок янында да торырга тиеш
Быел "Электросоединитель" заводы оешуга 50 ел тула. Әлбәттә, бу еллар артында предприятиегә озын хезмәт юлларын багышлаган кешеләр тора. Мәктәп эскәмиясеннән бирегә токарь өйрәнчеге булып Николай Зубарев килә. Туган заводының юбилей елында аның хезмәт эшчәнлегенә 20 ел тула.
- Сез заводка унҗиде яшьлек яшүсмер булып килгәнсез. Ни өчен нәкъ менә "Электросоединитель"? Хезмәтегезнең беренче еллары турында сөйләгез әле?
- Шунда ук әйтеп узасым килә, мәктәп дисциплиналары миңа җиңел бирелмәде һәм мин вузда имтиханнар тапшырырга көчем җитмәслеген аңлый идем. Шуңа күрә, мәктәпне тәмамлаганнан һәм җәйге айларда ял иткәннән соң, мин бөтен гаиләм - әнием, әтием, абыем, аның тормыш юлдашы, әнием ягыннан әбием һәм бабам хезмәт куйган заводка эшкә килдем. Мине токарь өйрәнчеге итеп алдылар һәм беренче көнәрдән үк станок артына бастырдылар. Остазым һәм баскыч мәйданчыгы буенча күршем Илдус Канзафаров һөнәрне үзләштерергә булышты. Әйе, башта токарьлык эшен төшенү җиңел булмады, чөнки мәктәптә андый күнекмәләр бирмәгәннәр иде, әмма вакыт узу белән барысы да эзенә төште: разрядлар тапшырдым һәм эшне мөстәкыйль рәвештә башкара алдым. Минем беренче эш елларым туксанынчы еллар ахырына туры килде. Һәм, билгеле булуынча, сәнәгатьчеләр авырлыклар кичерде, заказлар аз иде, бу безнең хезмәт хакында чагылды, шулай да безнең заводта агымда калырга мөмкин булды. Бүгенге көндә мин өченче цехта бишенче разрядлы токарь-инструментчы. Безнең цех - ярдәмче цех булып исәпләнә: без электр тоташтыргычлары өчен оснастка белән шөгыльләнәбез, штамплар, кискечләр һәм башкалар ясыйбыз.
- Еш кына яшьләр, тормышта урыннарын табарга тырышып, эш урыннарын алыштыра. Һәм ярты гомереңне бер урында эшләп уздыруны күз алдына да китерүе авыр! Барысы да туйдыра һәм энтузиазм югала диләр. Быел сезнең предприятиегә урнашуыгызга 20 ел тула. Әйтегез, әле эшчәнлек өлкәсен алыштыру теләге тумадымы?
- Юк, беркайчан да моннан китү теләге тумады. Биредә безнең гаиләдән эшчеләр династиясе барлыкка килде. Өстәвенә, миңа эшем дә ошый. Үз кулларың белән нәрсәдер ясавы күңелле. Безнең коллектив бик тату. Минем эшләү чорымда кешеләр алмашынды, заводка әйләнеп кайтучылар да бар. Бу елларда хезмәттәшләр арасында дуслык мохиты саклануы әһәмиятле. Эшчеләр өчен барлык шартлар да тудырылган. Хәзер биредә тугыз йөзгә якын кеше хезмәт куя, ел саен җайланмалар камилләшә, күптән түгел санлы программа тәэмин ителеше булган станоклар алып кайттылар һәм бу җәһәттән заводның генераль директоры Рәшит Нәбиуллинның өлеше зур. Моннан тыш, бездә 23 февральгә, 8 мартка мәдәни чаралар үткәрелә.
- Безгә соңгы вакытта сезнең район мәдәният йортында еш кунакка әверелүегез билгеле. Өстәвенә, Сез үткәрелгән чараларда катнашасыз. Сезгә сәхнә, җәмәгать эшчәнлеге ошыймы?
- Май бәйрәмнәре алдыннан мине "Маски" театраль студиясенә чакырдылар. Хәрби тематикага зур булмаган спектакль хәзерләнә иде һәм режиссер миңа төп рольләрнең берсен уйнарга тәкъдим итте. Мин риза булдым, чөнки бу минем өчен яңалык булды, чөнки мин беркайчан да үземне театраль юнәлештә сынап карамадым. Ә гомумән алганда, безнең завод хоры белән үзешчән сәнгать смотрларында призлы урыннар алган чакларым бар иде. Сүз уңаенда, минем әнием Антонина Зубарева "Истоки" халык ветераннар хоры составында чыгыш ясап йөри. Мин аның иҗатына булышырга тырышам һәм кайвакыт аның белән бергә гастрольләргә йөрим һәм аларның чыгышларын фотога, видеога төшерәм. Иҗтимагый йөкләнеш турында сөйләгәндә, мин инде ун ел Ирекле халык дружинасы составында эшлим. Без районда үткәрелгән масштаблы чараларга патрульлек итәбез. Ә күптән түгел мин "Очрашу урыны" проектының волонтерлар командасына кушылдым (әлеге проект идеясе турындагы мәкалә моннан элекке санда бастырылды - автор искәрмәсе). Аңлыйм, һәркем бушлай булышырга әзер түгел, әмма миңа бу идея ошый һәм мин кичләрен мәйданчыкка үз кулларым белән нәрсәдер ясау: кадак кагу, кул пычкысы белән кисү, уйлап табу... өчен киләм. Мин шулай үземне файдалы тоям.
- Бүген чыгарылыш укучылары югары уку йортларына керергә омтыла. Бу модага керде. Эшче белгечләр хәзерләүче училищелар һәм көллиятләр абитуриетлар кытлыгын тоя. Сезнеңчә ничек, барысына да югары белем кирәкме?
- Әлбәттә, мин югары белем алырга теләүчеләрне бернидә дә гаепләмим. Әйтик, безнең заводта читтән торып вузларда укучы хезмәткәрләр, эшчеләр бар. Икенче мәсьәлә - барысына да начальник булу сәләте бирелгәнме? Кемгәдер станок янында басып торырга да кирәк бит! Мин, мәсәлән, беркайчан да үземдә командирлык рухын тоймадым. Һәм миңа эшне кул белән башкару ошый. Яшьләргә, эшче һөнәрләрдән куркырга кирәкми дип әйтәсем килә. Алар киштәдә тузан җыеп яткан югары белем турында дипломга караганда, күбрәк табыш китерә әле. Минем һөнәрем хезмәт сөючәнлек,тырышлык, басынкылык, җаваплылык кебек кешелек сыйфатларын тәрбияли. Көн буе аягөсте эшләргә туры килсә дә, бу мине алҗытмый, киресенчә, мин өйгә эш урынымдагы үтәлгән бурыч очен горурлык хисе белән кайтып китәм.
Николай Зубарев: Пенсиягә кадәр әле тагын 23 ел вакыт бар, әмма мин лаеклы ялга туган заводымнан китүне планлаштырам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев