Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

Урыссу ГРЭСы 1 майда эшләүдән туктый

Элек ГРЭС җылысыннан файдаланган күпфатирлы йортларга ике контурлы газ казаннары урнаштыру 1 сентябрьгә кадәр төгәлләнергә тиеш.

Татарстанның Ютазы районы үзәгендә - Урыссу бистәсендәге җылылык электр станциясе 1 майдан бөтенләйгә эшеннән туктый. 72 ел элек төзелгән предприятиенең техник яктан искерүе, соңгы елларда табышка түгел, ә зыянга эшләве сәбәпле, бу хактагы карар узган елның көзендә кабул ителгән иде.

"Кешеләрне алдарга ярамый"

"ТГК Урыссу ГРЭС" ЯАҖ - районның, гомумән, республикада энергетика тармагы тарихының аерылгысыз өлеше. Ул Татарстанда нефть табыла башлаган чорда - 1944 елда ачыла. Татарстан белән Башкортстан чигендә урнашкан электр станциясе шул чордан башлап, республиканың көньяк-көнчыгышы һәм күрше төбәкнең көнбатышындагы нефть промыселларына хезмәт күрсәтте.

2007 елда предприятие "Татэнерго" компаниясе составыннан чыгарылып, шәхси кулларга күчә. Яңа хуҗалар аны яңартырга вәгъдә итеп, инвестицион меморандумга кул куя. Әмма бу вәгъдәләр кәгазьдә генә кала. Нәтиҗәдә, узган гасырның 50нче елларында җиһазландырылган станция зыянга эшләп, бурычка бата. Әлеге станция аша Урыссу бистәсендәге җылылык белән тәэмин ителгән күпкатлы һәм шәхси йортларда яшәүчеләргә дә коммуналь хезмәтләр өчен гадәттәгедән күбрәк түләргә туры килә.

Предприятиене банкрот дип тану процессы үткән елның октябреннән бирле бара: хәзер җылылык сезоны тәмамлануын көтәләр. Районда Урыссу бистәсен җылылык белән тәэмин итү схемасы кабул ителгән. Төп эшләрне "Татарстанның газлаштыру, энергия саклау технологияләре һәм инженер челтәрләрен үстерү фонды" башкара. Татарстан Президенты ГРЭС җылысыннан файдаланган фатирларга 1 сентябрьгә кадәр ике контурлы газ казаннары урнаштыру, ә предприятиенең хезмәткәрләренә яңа эш урыннары тәкъдим итү бурычын куйды.

"Халык җылысыз калмаска тиеш"

Гыйнвар азагында Татарстан Хөкүмәте йортында республика Президенты катнашында узган киңәшмәләрнең берсендә район хакимияте башлыгы ике контурлы газ казаннары урнаштырганда кыенлыкларга дучар булуы, төгәлрәге, предприятие хуҗаларының һаман да халык арасында ГРЭС эшен туктатмаячак дигән сүзләр таратуына зарланды.

Районда бүген 21 мең кеше яши, шуның 10 меңе - Урыссу бистәсендә.

Рөстәм Миңнеханов "Урыссу ГРЭСы" предприятиесе тирәсендәге бәхәскә нокта куяр өчен хокук саклау органнары, прокуратурага мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булды. "Халыкны алдаган милекчеләрне табарга һәм җинаять җаваплылыгына тартырга кирәк. Бу - диверсия. Тулы бер шәһәр җылысыз калырга мөмкин. Предприятиегә яңа җиһазлар кайтару өчен генә дә 2-3 ел вакыт китәр иде, ул чакта да әле яңа машиналар тиешле күләмдә җылылык бирмәячәк. Предприятие бөлгенлеккә төшкән, аны саклап калу мөмкин түгел. Хуҗаларын табып, зыян китергән өчен җавапка тарту, вәзгыятьне җайга салу мөһим. Кешеләрне алдарга ярамый", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Әлеге мәсьәлә февральдә Хөкүмәт йортында да күтәрелде. Татарстан Президенты җирле хакимият вәкилләрен кешеләр белән көн саен очрашып, сабыр булып, ике контурлы газ казаннары урнаштыргач түләүләрнең дә сизелерлек кимиячәген аңлатып, эшләрне дәвам итәргә кушты.

"Түләүләр ике-өч тапкырга кимеде"

Ютазы районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәдыйгуллин әйтүенчә, хәзер максат - 1 сентябрь җиткәнче Урыссуда ике һәм биш катлы 142 күпфатирлы йортка, ягъни 3441 фатирга ике контурлы газ казаннары урнаштыру. Аларда барлыгы 3,5 мең кеше гомер кичерә. Моннан тыш, социаль объектларны җылыту өчен 23 кечкенә котельный төзү таләп ителә. Сүз мәктәп, балалар бакчалары, хастаханә кебек 28 социаль объект турында бара. Булачак котельный урыннары көздән билгеләнгән. Аларны май-июнь айларында сафка бастырып, августка кадәр тоташтырачаклар. Ә аңа кадәр җылы судан аермас өчен, апрельдә 100 бойлер кайтартылачак.

Ренат Вәдыйгуллин бүген 8 чакрым озынлыгындагы газүткәргеч салынуын, 87 йортка газ торбалары үткәрелүен хәбәр итте. 1300 фатирдан гаризалар бар. 10 күпфатирлы йорт инде тулысынча ике контурлы газ казаннарына тоташтырылган.

- Бу эшләргә үткән елның октябрендә керештек. Беренче йорт ноябрьдә тоташтырылды. Кышны биш йорт яңа казаннар белән чыкты - кешеләр зарланмады. Аларда җылылык өчен түләүләр ике-өч тапкырга кимеде. Мәсәлән, ике бүлмәле фатирда ГРЭС җылылыгы аена 4 мең сум тәшкил итә, барлык коммуналь түләүләр 5 мең сумнан арта иде. Ә ике контурлы газ казаны урнаштырылган фатирда җылылык өчен түләү 2,6 мең сум булды, бу әле 7 елга лизингка алынган казан өчен айлык түләүләр белән бергә санаганда. Газ казаны өчен лизинг түләве аена якынча 1,2 мең сумга төшә. Димәк, кешеләр хәзер ай саен 2 мең сум акчаларын янга калдыра ала", - ди Башкарма комитет җитәкчесе. Бу вакытка тагын 20 йортта яшәүчеләрнең 50 процентыннан күбрәге гаризалар китергән.

- Бистәдә ГРЭС җылысыннан файдаланган 250 шәхси йорт бар. Заманында предприятие җылысын мул өләшкән. Үз йорты белән яшәүчеләр дә өйләрен, хәтта мунчаларын ГРЭС җылыту системасына тоташтырган. Аларга да дәүләт программасы аша, күпфатирлы йортлардагы кебек, ике контурлы газ казаннарын лизингка урнаштыру өчен гариза тапшырырга рөхсәт ителә, - ди Ренат Вәдыйгуллин.

Уңайлырак та, очсызрак та
Бистәнең Шамкин урамындагы 51нче йортта яшәүче пенсионерлар гаиләсе - Валентина һәм Михаил Кучеровлар февраль өчен беренче счет-фактура кәгазен алган.

"Ике контурлы казанны 11 гыйнварда тоташтырдык. ГРЭС хезмәтеннән файдаланганда җылылык өчен аена 4-5 мең сум түли идек. Хәзер, өйне үзебез җылыткач, февральдә 1375 сум чыкты. Куанып туя алмыйбыз. Кирәк икән җылылыкны киметәбез, урамда суытса - ачабыз. Казаннан файдалануы җиңел, барысы да автомат, өйдә һәрвакыт кайнар су булуы да сөендерә. Казан өчен лизинг түләүләре җиде елга исәпләнгән. Анысы аена 1200 сум тәшкил итә. Әле шуның белән чагыштырганда да, түләүләр гадәттәгедән кимрәк чыга. Яңа әйбер һәрвакыт шикләндерә, миндә дә баштарак икеләнү бар иде, ә хәзер никадәр уңайлы икәнен аңлыйм. Куйдырмаган кешеләр кызыксыналар, түләүләрнең күләме турында да сорыйлар", - ди Валентина ханым.


Су һәркемгә җитәчәк

Башкарма комитет җитәкчесе сүзләренчә, хәзерге вакытта бистәне су белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителә.

"Урыссу-Водоканал" ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Гамил Шәфыйгуллин хәбәр иткәнчә, "Татарстанның газлаштыру фонды" көче белән бистәдә алдагы өч елда 22 чакрым озынлыгындагы магистраль һәм кварталлар эчендәге челтәрләрне алыштыру күздә тотыла. Бистәдәге су челтәрләренең гомуми озынлыгы 43 чакрымга җитә.

ГРЭС ябылгач, халыкны борчыган сорауларның берсе - эчәргә яраклы су җитәрме? Моңа җавап итеп, Гамил Шәфыйгуллин районның Аксакүл суалгычында өстәмә рәвештә дүрт скважина урнаштырылачагын, аларның саны җидегә җитәчәген искәртте. Шулай ук Аксакүлнең артезиан суын "йомшарту" көтелә: ул санитар кагыйдәләр һәм нормаларга туры китереләчәк.

Беркем дә эшсез калмаячак

"Урыссу ГРЭСы" предприятиесенең соңгы эш көне - 30 апрель, ә 1 майда ул эшләүдән бөтенләйгә туктый. "Яңа станция төзү турында хыял бар иде. Шәхси кулларга күчкән предприятиене яңартырга вәгъдә итеп, хуҗалар меморандумны имзалады. Кызганыч, намуссыз хуҗалар аркасында шундый хәлдә калдык: эшләүдән туктарга тиешбез. Газчылар алдында 800 миллион сум бурычыбыз җыелды. Җиһазлар иске, 1951 елда ук ясалган, мондый хәлдә эшләүнең мәгънәсе юк. Без зыянга эшлибез, ягулыкны кирәгеннән ике тапкырга күбрәк тотабыз", - ди предприятиенең башкарма директоры Владимир Петров.

ГРЭСта бүген 230 кеше эшли, аларның 75е - югары белемле. Хәзер кешеләргә яңа эш урыннары табу өчен төрле оешмалар белән сөйләшүләр бара. Бу мәсьәлә уңай хәл ителер дип өметләнәләр.

Әйтергә кирәк, ГРЭС туктагач, эшчеләр өч ай дәвамында, 1 августка кадәр, хезмәт хаклары күләмендә компенсация түләүләре алып торачак. ГРЭС хезмәткәрләрен эш белән тәэмин итү өчен район Башкарма комитеты, ГРЭС һәм мәшгульлек үзәге арасында өч яклы килешү төзелгән. Башкортстанның Октябрьск шәһәрендә "Пакер" фәнни-җитештерү фирмасы вакансияләр тәкъдим итәргә әзер. Фирма җитәкчелеге даими рәвештә ГРЭС хезмәткәрләре белән очрашуга килә. Татарстан Президенты хуплаган яңа проект - "Пакер" белән "Татнефть" компаниясе Ютазы районында уртак предприятие - "ТАПАРТ" тәҗрибә-эксперименталь машина төзелеше заводы ачарга әзерләнә. Ягъни районда тагын эш урыннары пәйда булачак.

- ГРЭСта эшләүчеләрдән хәзерге вакытта 12 кешене сайлап алдык, алар арасында заманча җиһазларда эшләүне таләп иткән программалы идарә операторы, слесарьлар, техник контроль бүлеге контролерлары бар. Ялларсыз эшлибез, очрашабыз, күрсәтәбез, аңлатабыз. Күптән түгел 8 кеше белән сөйләшү узды, якын көннәрдә янә 18 кеше белән күрешәчәкбез. Эшкә кабул иткәнче, әлбәттә, ГРЭС хезмәткәрләре, башкалар кебек үк, башта укырга, аннан соң 3-6 ай дәвамында цехта, алдан билгеләнгән остаз карамагында тәҗрибә тупларга тиеш. Алга таба андый дәресләрне "Пакер"да гына түгел, "Татнефть" предприятиеләрендә дә оештырып булыр дип уйлыйм", - ди фирманың персонал белән идарә итү, оештыру һәм стратегик үсеш буенча директоры Гөлнара Шауклис.

Владимир Петров, үз чиратында, Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ГРЭС территориясендә энергетика тармагы өчен детальләр һәм җиһазлар заводы ачу нияте барлыгын да ишетеп сөенгән. Проект 150 эш урыны булдыруны күздә тота. Аның сүзләренчә, предприятие территориясе буш калырга тиеш түгел. Ул бик уңайлы урнашкан: янәшәдә М5 федераль трассасы, тимер юл, үзенең электр станциясе бар.

Источник: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев