Татарстанда М-7 һәм М-12 трассаларында мобиль элемтә хәзер һәркайда
Татарстанда М-7 һәм М-12 трассаларында 54 яңа база станциясе урнаштырылган
Республикада М-7 трассасында 14 база станциясе урнаштыру эшләре төгәлләнде, тагын 40 нокта М-12 буйлап барлыкка килде. Монтаж "Мәгълүмат икътисады һәм дәүләтнең санлы трансформациясе" милли проекты ярдәмендә үткәрелде, дип белдерделәр Татарстанның санлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгында.
Министр урынбасары Альберт Яковлев сүзләренчә, интернетка керү мөмкинлеге булу - төбәкнең санлы үсеш билгесе. Бу өлкәне үстерү өлешләп гамәлгә ашырыла, шулай итеп татарстанлылар республиканың теләсә кайсы ноктасыннан мобиль элемтәгә керә алачак. Өч ел дәвамында М-7 һәм М-12 трассаларында 200дән артык база станциясе урнаштырылган — алар интернет һәм навигация системалары эше өчен генә түгел, ә гадәттән тыш хәлләр өчен дә кирәк.
Элегрәк Мәскәү — Казан яңа М-12 юл участогына төзелешкә рөхсәт алынуы турында хәбәр ителгән иде. Аның озынлыгы 107 километр тәшкил итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев