«Удача» компаниясе хезмәткәре Азат Вәлиев – тырыш һәм оста куллы слесарь
Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре көне алдыннан, без сезгә шундый бер кеше турында сөйләргә телибез, аның тырышлыгы аркасында «Удача» идарәче компаниясе карамагындагы бар торак хуҗалыгы көн күрә, дияргә була.
Азат Әхәт улы Вәлиев – ул гади эшче генә түгел, ул үзендә берничә һөнәрне туплаган, һәр күп катлы йорт өчен алтынга тиң табыш. 2009 елдан бирле Азат Әхәт улы биредә хезмәт куя: «Удача» идарәче компаниясе карамагындагы 19 күп фатирлы йортта яшәүчеләрнең уңайлылыгын һәм иминлеген тәэмин итә. Бу һөнәр иясе күп санлы коралларга гына түгел, ә оста кулларга да ия. Сварщик, слесарь, сантехник, түбә ябучы, агач эшләре остасы – ул һәр эштән хәбәрдар, теләсә нинди эшкә дә тотынырга әзер. «Нәрсә кушалар, шуны эшлим инде», – диде ул тыйнак кына, мин биргән сорауга җавап биреп. Ләкин бу гадилек артында үз җаваплылыгын тирән аңлау һәм ярдәмгә килергә әзер булу яшеренгән икәне күренде. Азат Әхәт улы күп фатирлы йортларда яшәүче халык өчен «үз кешегә» әйләнде. Аны ерактан ук таныйлар, киңәшл сорыйлар, теләсә нинди көнкүреш проблемалары белән мөрәҗәгать итәләр. Азат Әхәт улы һәр сорауны тиз арада һәм чын оста буларак хәл итәчәк дигән ышаныч – менә күп еллык хезмәт, намуслылык һәм кешеләргә карата ихлас мөнәсәбәт нәтиҗәсе. Безнең “оста куллы” героебыз гади авыл кешесе. Бәйрәкә авылында туып-үскән, анда «Сельхозтехника» предприятиесе гамәлдә булганда тырышып эшләгән. Аның табигый зиһенлелеге, кул белән тотып эшләргә осталыгы һәм авырлыклар алдында чигенмәве – болар барысы да аның холкын ныгыткан һәм аны хәзерге кебек иткән. Азат Әхәт улы эшләгән участок белгечләре көн дә төрле эш-бурычларны хәл итә: подъезд ишекләрен рмеонтлаумы, токарь станогында детальләр ясаумы, агач эшләре һәм ватылган тимер корылмаларны урнаштырумы... Ләкин, беренче карашка, кечкенә мәсьәләләр дә – йозакны төзәтү, торба тоташтыру – кайчак халыкта зур канәгатьлек уята. Һәм ул зур ремонтмы яки гади генә сораумы, һәр эшкә дә бертигез тырышлык белән тотына. Ә аның намуслы зәңгәр күзләре: «Әйттем икән – эшләячәкмен», – дип әйтеп тора сыман. Тизлек һәм сыйфат – менә аның эш өндәмәсе. Азат Әхәт улы төрле холыклы, төрле дәрәҗәдәге кешеләр белән килешеп эшләргә, һәркемгә дә хөрмәт һәм сабырлык күрсәтә белә. Шул ук вакытта ул бары тик үрнәк хезмәткәр генә түгел, ә шулай ук актив тормыш карашлы, гаиләсенә, дүрт оныкларына һәм хуҗалыгына да вакытын дөрес бүлә белүче кеше. Дуслары һәм күршеләре аңа рәхмәтле булуларын белдерәләр. «Алтын йөрәкле кеше, кайчан мөрәҗәгать итсәң дә, һәрвакыт ярдәм итә. Хатыны Финә белән алар ул һәм кыз үстергәннәр, тату яшиләр!» – диләр. «Үз эшенең чын остасы, аның өчен булдыралмаган бер эш тә юк!» – дип бәяләде үз хезмәткәрен «Удача» идарәче компаниясе җитәкчесе Рөстәм Хәсәнов. – «Ул һәр яңалыкны бик тиз үзләштерә. Элегрәк тимер торбаларны эретеп ябыштырган булсак, хәзер полипропиленнарга күчтек, һәм Азат Әхәт улы алар белән дә бик яхшы эшли». Азат Әхәт улы борчылган төп нәрсә – торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә яшь кадрларның булмавы. «Мин бүген безнең коллективта иң яшь кеше, ә миңа 60 яшь», – диде ул, борчылып. Һәм аның эшенә тугрылыгы һәм кешелеклелеге яшь буыннарга менә дигән үрнәк, шулай ук бу һөнәргә игътибар итү өчен этәргеч булсын иде дип ышанасы килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев