Ютазы авылында җәяүлене бәрдергән автомобильче җәза алмаган
Безнең почта тартмасы гел бушап тормый. Берәүләр - шатлыгы белән уртаклаша, икенчеләр - гозерен җиткерә. "Хөрмәтле редакция, уйланып утырдым, утырдым да, мөлдерәмә күңелемне сезгә бушатырга булдым", - дип башлана чираттагы хат та.
Безгә аны Бөгелмә районыннан Сәрия Галләмова юллаган. "Ютазы авылында сеңелләрем яши. Былтыр, Яңа ел алдыннан, киявебез юл фаҗигасенә тарыды: кодаларыннан җәяү кайтып барганда (юлның тиешле ягыннан кайткан үзе), аны җиңел машина бәрдергән. Бик кайгырдык. Хастаханә өземтәсеннән билгеле булганча, уң аягының балтыр сөягендә ачык сынган җәрәхәт, башында ике-өч ачык яра, баш мие селкенгән, берничә кабыргасы сынган, эчке органнары нык бәрелгән туганыбызны Урыссуның "ашыгыч ярдәм" машинасы тиз арада Бөгелмә хастаханәсенә илтеп җиткерә. Травматология бүлегендә эшләүче табиблар кеше ышанмастай могҗиза кылды: киявебезне үлем тырнагыннан йолып калды. Аларга рәхмәтебез чиксез.
Шушы кайгылы көннәребезнең берсендә сеңлем белән сөйләшкәндә, "Апаем, юл фаҗигасе ясаган егетне берүк утырту ягын карама. Әле генә өйләнгән дә дисең, тормышлары бозылыр, әти-әниләре, туганнары рәнҗер. Барыбыз да юлда йөрибез, Алла сакласын", - дип үтендем. "Юк инде, апа. Әнисе дә бик елый. Ярдәмебездән ташламабыз, ди. Иремне аякка бастыру, дәвалау өчен кирәк булган чыгымнарны күтәрешергә ярдәм итсәләр, миңа алардан башка берни дә кирәкми", - диде туганым.
Гаилә башлыгы хастаханәдә ятканда, авария ясаган кеше ике тапкыр килеп, "Мин гәепле түгел, ул үзе гаепле, салган иде. Мин сәгатенә 60 чакрым белән генә бардым",- дип акланып киткән. Сорау туа: юлдагы салмыш кешеләрне машина белән бәрдерергә рөхсәт итүче закон бар микәнни? Шуның белән эш бетте. Хәл белешүче дә, кызыксынучы да калмады. Кая ул ярдәм кулы сузу?! Кешенең песиенә яисә этенә зыян салсаң да, җан иясенең башыннан сыйпыйсың, хуҗасыннан гафу үтенәсең. Бу бит адәм баласы! Аның хатыны, өч баласы, туганнары бар. Гаиләдә акча эшләүче бердәнбер кеше шундый хәлгә дучар булсын әле! Хатыны эшсез, төпчек малае мәктәптә укый...".
Хаттан аңлашылганча, бәхетсезлеккә дучар булган гаилә район прокуратурасына гариза биргән. Аннан "эш каралмый" дигән җавап килгән. Бераздан аларга икенче яктан "күп чәпчеп йөрсәләр, машина күргән зыянны да каплаттырам әле мин алардан", дигән сүз дә килеп ирешкән.
"Я Ходаем, нишләдек без!? Кая тәгәрибез?! Дөнья артыннан куып, гап-гади әйберләрне оныта барабыз түгелме? Кайгы-хәсрәт койма башыннан түгел, адәм башыннан йөри. Кешегә зыян салгансың икән, аны булдыра алган кадәр җиңеләйтергә тырышырга кирәк. Җирдәге хөкемнән качып котылсак та, Ходай Тәгалә хөкеме бар бит әле. Аның хозурына килеп баскан кешенең кайда эшләве дә, нинди байлыкка ия булуы да роль уйнамый... Мин бу язмамны гайбәт өчен түгел, гыйбрәт өчен яздым", - дип хатын җан ачысы белән тәмамлаган Сәрия ханым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев