Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Вакыйга

Казан Кремлендәге корылмаларның берсенең түбәсе кардан зыян күргән

Казан Кремлендә, кар басу нәтиҗәсендә, комплексны уратып алган саклану диварларында агач түбәнең бер өлеше зыян күргән.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына музей-тыюлыкның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Түбәнең зыян күргән өлешен тиз арада сүткәннәр. Кремльнең периметры буенча калган өлешен тикшереп чыкканнар – зыян күргән урыннар табылмаган.

Шулай ук түбәне җепшек кардан чистартканнар. 

«Зыян күргән участокны торгызу мәсьәләсе җәй көне каралачак. Бүгенге көндә алда торган эшләрнең күләмен һәм смета бәясен билгеләү буенча анализ ясала. Әлеге анализ нәтиҗәләре нигезендә түбәнең зыян күргән урыннарын торгызу вакыты билгеле булачак», - дип хәбәр иттеләр музей-тыюлыкта. Кар бик күп шул, өстәвенә җепшек, авырлыгы белән корылмаларны баса, шуңа вакытында чистарту хәстәрен күрергә кирәк.

https://www.tatar-inform.ru/news/v-kazanskom-kremle-iz-za-tyazesti-snega-povrezdena-cast-krovli-oboronitelnyx-sooruzenii-6019199

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев