Гөлүсә Закирова “Энекәш” китабы буенча фикер уртаклашу
Бер тында диярлек укып чыктым Гөлүсә Закированың “Энекәш” дип исемләнгән китабын. Махсус хәрби операциядә һәлак булган энесе Илнур һәм мәңгелеккә юл алган башка егетләребез рухына багышланган әсәр буларак кабул ителә ул. Күләме зур түгел, әмма анда тупланган фикерләр, тасвирланган вакыйгалар һич кенә дә битараф калдырмый, каршылыклы уйлар өермәсенә чорный.
2022 елның февралендә махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән егетләр хакында сүз. Күз алдына шундук автобусларга төялеп киткән тәүге якташ ир-егетләр килеп баса. Кем җырлый, уен-көлке белән дус-ишләре күңелен ачарга тырыша, кайсыдыр газиз кешесен юатырга омтыла... Алда ни көтәсен һичкем белми иде бит әле ул чорда. Әмма күңел дигәнең алдамый, сыкрый, әрнешә. Гадәти бер походка юллану түгел ич... Авторга тәүге юллардан ук ихлас рәхмәт хисе белдерәсе килә, каләме шактый үткер-кыю, очлы аның. Гелән яугирләребез, аларның газизләре белән янәшә атлаган, чакрым-чакрым юллар үткән кебек тоясың үзеңне. Чыннан да, “һәр гаиләнең үз тарихы. Һәр геройның үз язмышы”. Килеш-килбәтләре дә, холык-фигыльләре дә, тормышка мөнәсәбәтләре дә төрлечә сугышчыларның. Әмма ләкин һәммәсе дә каты сынауларга, якташларын, көрәштәш дусларын югалтуга дучар була. Сугыш аяусыз. Корбаннарсыз булмый. Туган төбәгеннән, якыннарыннан аерылган егетләр бөтенләй үзгәчә мохиткә килеп эләгә. Тәүге шартлаулар, һәлак булган егетләрне “200 тамгалы беренче йөк” белән озатулар. “Хәрби уеннар гына түгеллеген янә аңлап, берәү дә сөйләшмәде. Чигәләрдә беренче ак чәчләр, маңгайга яңа сыр өстәлде”... Дөресен генә әйтик, үсмерлектән дә чыгып җитмәгән гап-гади авыл, шәһәр малайлары кисәктән шундый да авыр, иңнәрне басарлык кайгы-хәсрәткә дучар булыр, дип кем уйлаган?! Бөек Җиңү яулаган, инде гүр иясе ата-бабаларыбыз ни дияр иде икән мондый да хәлләргә...
Буыннар арасында элемтә бар, дибез еш кына. Ихтимал шулайдыр. Солдатлар белән төнге шомлы караңгылыкта билгесезлеккә юл алганда, кабат инанасың сыман моның хаклыгына. “Бабай (чечен сугышын үткән яугир – С.Г.) пышылдап кына дога укыды. Яңгыр шыбырдавыннан көчлерәк тоелды ул. Шул мизгелдә солдатның йөрәк каккан тавышына бисмилла авазы кушылды. Аяк астындагы чит-ят туфрак ләме дә тәгәрмәч әйләнгән саен “Хәерле булсын юллары!” дип тели иде шикелле...” Әйтерсең лә кайчандыр, күп еллар элек шушы ук хәвефле юллардан атлаган каһарман яугирләр кабатлый изге сүзләрне.
Әйе, нинди генә катлаулы, кеше ышанмаслык хәлләргә күнекми адәм баласы, уйласаң. Кичәге ваемсыз егет-җилән дә тиз арада олпатлана, җитдиләнә, катгыйлана. Тора-бара үзәккә үтәрлек суыгына да, такы-токы ашау ягына да, шартлау тавышларына да күнегә. Беренче тапкыр “америка дронын карарга малайлар музейга йөргән кебек” йөрсә, инде бу афәт тә гадәтигә әйләнә. Йөрәк өшеткеч, үзәк өзгеч чынбарлык...
Шунысы да игътибарга лаек, автор үз повестендә “Анда”гы һәм “Монда”гы вакыйгаларны чиратлаштырып дигәндәй бирә бара. Тулы бер контраст. “Анда” – канкойгыч сугыш, адым саен үлем сагалый. “Монда” исә тыныч-имин яшәеш үз көенә агыла. Тик бу тәүге карашка гына шулай. Аяусыз хакыйкать бирегә дә үтеп керә, янәш атлый сыман. Әнә, авылда Сабан туе гөрли. Ләйлә белән Мәҗнүндәй ике гашыйк. Егете СВОдан ялга кайткан герой икән. Аңа сокланмаган кеше юк. Бигрәкләр дә матур җырлый ләбаса солдат! Дәррәү алкышлаулар, изге теләкләр. Тик... читтәрәк басып торган хатын “бу агымга кушылмый, елмаймый”. Хәрби прокуратурада апасының хәбәрсез югалган улын таптырган хатын ул... “Берәүнең дә чиләге буш түгел, һәркем үз йөген күтәрә”.
“Анда” – сагалап кына торган “птичка”лар, көзге яфрак арасында абайламаслык дәһшәтле яңа заман коралы “лепесток”лар. Каты яралар, котылгысыз үлем-вафатлар. Югалтулар, югалтулар, вакытсыз өзелгән чәчәктәй гомерләр... Шул ук вакытта бер-бере өчен җан атырдай солдат дуслыгы, туганлыгы. Бер икмәкне урталайга бүлердәй, актык эчәр суны бирердәй чак. Өстәвенә күпне кичергән җирле халыкка кулдан килгәнчә ярдәм итү. Нәкъ ата-бабалар заманындагыча, алар васыять иткәнчә...
Авторга янә шәхсән рәхмәт белдерергә теләгәнем – журналист, хәбәрчеләргә кагылышлы сәхифәләр. Яшерен-батырын түгел, халыкка һәрдаим дөреслекне җиткезергә омтылган, үз бурычына ахыргача тугры калган военкорларны да дошман аямый, үлем дигәнең сагалап кына тора. Башка төр матбугат басмаларында хезмәт куючы журналист халкы да искәрмә түгел, билгеле. Бүгенге көн геройларын тасвирлау өчен байтак сәфәр кылырга туры килә аларга да. Мисалга, әсәрдә чагылу тапкан Алия исемле хәбәрче дә төрле тарафларга юнәлә. “Монда”гы халыкның сугыштагы егетләргә ярдәм итәргә омтылуларына, изге гамәлләренә соклана. СВОга китүчеләр, аларның якыннары белән дә аралаша хәбәрче. Көчле кичерешләр шаукымына түзми, ачы язмышларны “йөрәк аша үткәреп” әрнеп елый... Контракт буенча сугышка китәргә ниятләгән Рафил атлы ир асылына кагылышлы тарих та йөрәк телгәләрлек. Саҗидә апасы каршы торса да, ниятеннән чигенми Рафил, “балалар өчен барам”, дип җаваплый. Яшьлектәге хаталарны “хет хәзер юыйм”. Намусы кушканча эш итә Рафил, башкача булдыралмый. Күпме чын ир-егетләр арабызда... Ялтыравык сүзләр сөйләмиләр, ил азатлыгы өчен, газизләре иминлеге өчен сафка басалар... Кызганычка каршы, исән кайту насыйп булмый геройга. Табуты гына кайта авылга. Вафатыннан соң “Батырлык өчен” медаленә лаек була. Балалары да кайта җирләүгә. “Югалту аша туганнар бер-берсен” таба...
Әсәр башында энесен эзләткән Әминә дә тәвәккәлли, хәйрия йөген илтүчеләргә кушыла. Әйе, ул чакта энекәше табылды аның. Тик менә бу юлы... “Соңгы кайтканда, әни язып биргән дога кәгазе юешкә эләгеп тузды. Яңаны язсын әле, яме. Үз кулы белән”, дип үтенә егет озайлы сәфәргә җыенган апасыннан. Телефон аша апасының сулкылдаган тавышын ишетүгә, ничек тә тынычландырырга омтыла. “Апа, син нәрсә инде? Мин бит...кайтам... Кайтырга дип киттем”. Очрашырга насыйп булмый туганнарга. Өметләр акланмый. Кино кадрлары түгел, кирегә аткарып булмый. Чынбарлык бу... Каһарманнар мәңгелеккә, үлемсезлеккә юл ала. Ә “монда”гылар исә азатлык мәнфәгатендә башларын салган геройлар турындагы якты хатирәләрне күз карасыдай сакларга, яшь буынга тапшыра килергә бурычлы.
... Менә шундый уй-хисләр, каршылыклы тойгылар кичерергә мәҗбүр итте СВО сугышчыларына багышланган әдәби-документаль сәхифә. “... бармактан суырып язылмаган, һәр геройның прототибы бар”, дип кисәтә хөрмәтле язучы. “Нинди генә шартларда да Кеше булып калыйк” – җыентыкка кергән башка әсәрләрдә дә үткәрелгән төп фикер бу. Һәркемгә дә фәһемле, кирәкле повесть, хикәяләр. Уйландырырлык, көрсенерлек, гыйбрәт алырлык...
Шөкер, соңгы вакытта СВО батырларына арналган төрле жанрдагы әсәрләр шактый дөнья күрә башлады. Татарча иҗат җәүһәрләре дә бу җәһәттән искәрмә булмас, үз укучыларын мотлак табыр, дигән өметтәбез. Тарихны үзебез язабыз ич, ватандашлар, милләттәшләр!
Сәлия Гарифуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев