Каразирек халкына яңа кибет кирәк
Иске Каразирек авыл җирлегенең ватанга тугрылык буенча эшчәнлек тәҗрибәсе, аеруча махсус хәрби операциядә да катнашучыларга ярдәм итү юнәлешендә башкарылган эшләр, районның башка җирлекләренә дә үрнәк.
Бу хакта Иске Каразирек авыл җирлеге халкының район җитәкчелеге белән очрашуында әйтелде. Халык җыенында 2025 елда башкарылган эшкә нәтиҗә ясалды, алдагы елга һәм якын киләчәккә эш планы билгеләнде. Гомумән алганда, ветераннар хәрәкәте җирлектә шактый күләмле эш башкарган. Бу турыда авыл җирлеге башлыгы һәм ветераннар советы рәисе хисап тотты.
Җирлек башлыгы Илшат Гәрәев үз чыгышын демографик күрсәткечләрдән башлады. Бүгенге көндә Иске Каразериктә 186 хуҗалык исәпләнә, анда 373 кеше яши. Кызганычка каршы, ел дәвамында халык саны 29 кешегә кимегән. Яңа Каразиректә хәлләр тотрыклырак: анда 86 йорт, 173 кеше яши, бу узган ел белән чагыштырганда бер кешегә күбрәк. Табигый үсеш күрсәткечләре дә игътибарга лаек: 2025 елда җирлектә бер сабый туган, 12 кеше вафат булган.
Җирлекнең социаль күрсәткече: 8 мәктәпкәчә яшьтәге бала, 40 укучы һәм 253 пенсионер. Гомуми демографик күрсәткечләргә карамастан, җирлекнең шәхси ярдәмче хуҗалыклары терлекчелек буенча алдынгы урыннарны саклап кала. 2026 елның 1 гыйнварына эре мөгезле терлек саны 519 башка җиткән (2024 ел белән чагыштырганда 53 башка кимрәк), шуларның 216сы – савым сыерлары (18 башка кимү).
Җирлек башлыгы җәмәгатьчелек белән хезмәттәшлеккә аерым басым ясады.
– Барлык эшләр дә халык активы белән тыгыз элемтәдә алып барыла, – дип ассызыклады Илшат Гәрәев. – Ул ветераннар советының саллы эшен билгеләп үтте, хөрмәтле ветераннарыбыз барлык башлангычларның төп каһарманы дип атады. Үзара салым программалары һәм республика программалары кысаларында да авылларда шактый эш башкарылган.
Җыенның икенче өлеше халыкны борчыган мәсьәләләргә багышланды. Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин һәркемне игътибар белән тыңлады һәм төгәл җаваплар бирде. Залдан маршрут автобусында юл хакы югары булу һәм автовокзалда начар һава шартларында сыеныр урын булмау; Яңа Каразиректә авыл клубына капиталь ремонт кирәклеге; шул ук торак пунктта райпоның яңа кибетен төзү; Иске Каразиректә Тукай урамы юлын асфальтлау кебек үтенеч-сораулар яңгырады.
Аяз Шәфыйгуллин яңгыраган барлык сорауларны күз уңына алырга һәм тиешле хезмәтләрне, финанслау программаларын җәлеп итеп, аларны хәл итү юлларын эзләп карарга вәгъдә бирде. Җыенда район прокуроры, барлык хезмәт һәм тармак җитәкчеләре катнашты. Бүгенге көн кадагында торган әһәмиятле мәсьәлә – халыкның алдакчылар тозагына эләгеп, акчаларын югалтуы, районга читтән мал-туар кертү кагыйдәләре, җәмәгать һәм шәхси терлекне чиплаштыруның мөһимлеге, хуҗасыз этләрнең иркенләп йөрүенә юл куймау – турында полициянең участок вәкиле һәм район ветериная хезмәте җитәкчесе урынбасары чыгыш ясады.
Җыен эше авыл җирлеге активистларын бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.<><><><>
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев