Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Хәвефсезлек

Татарстанда М-12 трассасындагы юл-транспорт һәлакәтендә бер хатын-кыз һәлак булган

Татарстанда ике чит ил машинасы катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә бер хатын-кыз һәлак булган. Бу хакта республика прокуратурасында хәбәр иттеләр.

Юл вакыйгасы Балык Бистәсе районында М-12 трассасында булган. Тәүге мәгълүматлар буенча, Hyundai Solaris автомобиле каршы як юлга чыккан һәм Volkswagen Tiguan белән бәрелешкән.

Авария  нәтиҗәсендә Hyundai пассажиры-31 яшьлек хатын-кыз-вафат була. Бу автомобильнең тагын дүрт пассажиры җәрәхәтләр алган һәм хастаханәгә озатылган. Шулай ук Volkswagen Tiguan-ның өч пассажиры зыян күргән, аларны да медицина учреждениесенә китергәннәр.

Юл-транспорт вакыйгасы   буенча тикшерү үткәрелә, аның барышы Татарстан прокуратурасы күз уңында.

https://trt-tv.ru/2026/05/09/v-tatarstane-v-dtp-na-trasse-m-12-pogibla-zhenshhina/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев