Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Якташыбыз иҗаты

Гомер йомгагын чорный әле һаман…

Табигатнеӊ шау-шу куптарып гѳрләгән, карлар эреп, ташулар аккан, тереклек дѳньясыныӊ «чырык-чырык, фьют-фьют» диеп уянган мәлендә, моннан 90 ел элек, гади крестьян гаиләсендә туа Фәүзия Гарипова.

                Әнә шулай бар җиһанныӊ  яшьнәп-яшәргән чорына туры килеп, якты дѳньяга аваз салу нәтиҗәсе микән яисә Мѳслим тѳбәгенеӊ саф сулы чишмә суларын эчеп буй җиткергәнгәме, нечкә күӊелле, шигьри җанлы булып үсә чибәркәй. Бала чагы, үсмер чоры ачы сугыш еллары, ачлык-ялангачлык, бѳтен ил белән күргән авырлыклар тезмәсендә уза. Язмыш җилләре чибәр-чая ФәүзиянеУрыссу бистәсенә 1951 елларда китерә. Тормыш китабында эчәр суы, ашар икмәге шунда булыр дип язылгангамы, мәӊгелек сѳйгән яры Сәгыйтнеӊ мәхәббәт учагыныӊ ялкыны урап алгангамы, Мѳслим районыныӊ  Ташлыяр авылы  кызы киләчәген Байлар авылы белән бәйли. Тирән сулы Ыкныӊ ярсып аккан мәлендә, күӊел кылын тибрәлдереп, туган авылы искә тѳшкәндә, ул кулына каләм ала һәм йѳрәген  ярсыткан уйларны, җанны әрнеткән вакыйгаларны, баш миен чорнап алган дѳньяви хәлләрне ак кәгазь битләренә сәйлән тезгәндәй терки дә терки. Их, агартасы иде бит дѳньяны, пакьлыйсы иде бит җир шарын, уятасы иде бит ваемсызларны, чистартасы иде бит мүкләнгән җаннарны… Әнә шундый хисләр дәрьясы кайный Байлар авылыныӊ уӊган килене, хезмәт  алдынгысы, хаҗия Фәүзия Гарипова шигырьләрендә.

             Гомер Ык суыдай ага да ага… Бер-бер артлы туган балаларны аякка бастырып, олы юлга чыгарулар, йорттагы меӊләгән эшне башкарып, дәүләт эшенә чыгып чабулар, 105 яшькә тиклем яшәгән әнкәйне, чирле энесен тәрбияләп, соӊгы юлга озатулар, 63 ел иӊгә-иӊ  терәп, чѳкердәшеп яшәгән тормыш иптәшен югалту ачысы инде артта калган.

              Яулыгын чѳеп бәйләп, якты, җылы ѳйнеӊ түрендә тәсбихын тартып утырган Ак әбекәйнеӊ хәтер сандыгында әле тагын бик күп «шигьри мәрҗәннәр» тәгәрәшеп ята. Аларны бер җепкә тезеп, халык хозурына тәкьдим итү эше әле киләчәктә дәвам итәр. Ә бүген исә  язныӊ нурлы кояшына, ләйсән яӊгырына, җырчы кошларына сокланып, гадәти авыл мәшәкатьләренә күмелеп, олы юбилеен каршылый Фәүзия Әбүбәкер кызы. Күӊелендә бары бер теләк: «Илләр генә тыныч булса иде, я Раббым, тынычлыкта гына яшәсәк иде!»

Илсөяр ВАЛЕЕВА, Кече Урыссу авылы.                         

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X