Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ-информ

Исерек транспорт йөртүчеләре Ютазы районы юллары буйлап йөрүләрне дәвам итәләр

Транспорт чарасы белән кабаттан исерек хәлдә идарә итү факты, яки вазифалы затның медицина тикшерүен узу турында законлы таләбен үтәмәве өчен җәза шактый катгыйлануга карамастан, кызмача рәвештә транспорт йөртүчеләр кимеми.

Әлеге җинаять өчен җаваплылык инде Россия Федерациясенең Җинаятьләр Кодексында ук каралган. Кабаттан алкоголь кулланып транспорт белән идарә иткән кеше 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр штраф төрендә яки бер елдан ике елга кадәр хезмәт хакы яки башка табышын түләү төрендә; яки 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр төрендә; яки ике елга кадәр срокка мәҗбүри эшләр төрендә; яки ике елга кадәр иректән мәхрүм итү төрендә җәзага тартыла. Шулай ук болай эшләгән кеше автоматик рәвештә өч елга кадәр билгеле вазифалар биләү хокукыннан яки аерым эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителә. Әгәр исерек транспорт йөртүче аркасында үлем нәтиҗәсенә китергән юл-транспорт вакыйгасы булган икән, иректән мәхрүм ителү, бер кеше һәлак булганда, ике елдан җиде елга кадәр, ике кеше һәм аннан да күбрәк корбаннар булганда, дүрт елдан тугыз елга кадәр каралган.

Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының әлеге маддәсен бозучылар дип түбәндәге транспорт йөртүчеләр табыла:

- исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән, әмма шул хәлдә идарә итүләрен дәвам иткән кешеләр;

- исерек хәлдә яңадан идарә итүчеләр (ягъни, исерек килеш транспорт йөрткән өчен иректән мәхрүм итү срогы тәмамлану вакытыннан бер елдан ким вакыт узган);

- исерек хәлдә кылынган юл-транспорт вакыйгасы өчен элек хөкем ителгәннәр.

Боларның барысы да медицина тикшерүе узудан баш тартуга да кагыла.

Суд карары законлы көченә кергәннән соң, гражданин җинаять-башкару инспекциясенә учетка басарга, дактилоскопия узарга һәм башка тиешле процедуралар үтәргә бурычлы. Боларның барысы да ЭЭМ бердәм мәгълүмати челтәренә кертелә. Әгәр кеше хөкемгә тартылган булса, ул киләчәктә тормышта аны күп кенә проблемалар һәм тоткарлыклар көтүен, аны бөтен гомере буена ЭЭМ мәгълүматлар базасында - "җинаять җаваплылыгына тартылды" җөмләсе көтүен белергә тиеш! Ә барысы да аның уйлап җиткермәве һәм эгоизмы аркасында килеп чыккан.

Агымдагы елның беренче яртысында Ютазы районы автоинспекторлары тарафыннан транспорт чаралары белән исерек хәлдә идарә иткән 84 йөртүче ачыкланган, шуларның унысы әлеге хокук бозуны кабаттан кылган. Аларның барысына да җинаять эшләре кузгатылды. Алты гражданга җинаять җәзасы билгеләнүе турында суд карарлары җибәрелде. Аларның барысы да ЮХИДИда һәм җинаять-башкару инспекциясендә учетка алынды.

Әлеге закон гамәлдә булуның бер елы эчендә транспорт белән исерек хәлдә кабаттан идарә итүнең унҗиде факты ачыкланды. Унөч граждан, аларның икесе хатын-кыз, хөкемгә тартылды.

Шулай итеп, бер үк тырмага яңадан басу кирәкме? Руль артына исерек килеш утырганчыга кадәр, тирә-юньдәгеләрне куркыныч астына куюгызны уйларга, мондый "сәфәр" гаилә бюджетына зур зыян салуын һәм кеше абруенда "юылмас" тап калдыруын истән чыгармаска кирәк. Юлның хаталарны гафу итмәвен истә тотыгыз - үзегезне һәм тирә-юньдәгеләрне куркыныч астына куймагыз. Бер-берегезне саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев