Хокук саклаучы Җиһаншиннар гаиләсе: хезмәт берләштерә
Илнур һәм Эльвина Җиһаншиннар Русия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча бүлегендә бергәләп хезмәт куялар.
Күпләр фикеренчә, бер үк һөнәр ияләренә көндезен дә, төнен дә бергә булу авыр. Янәсе, ир белән хатынга бер үк өлкәдә эшләү шактый читенгә туры килә. Әмма ләкин Җиһаншиннар алай дип санамыйлар. Һәм дә һаман булса яшәп килгән ялгыш фикерне җиңел генә кире кагалар, киресенчә, уртак эш берләштерә, ярдәм итә дип исбатлыйлар.
Җиһаншиннар хезмәт урынында таныша. Кыз – стажер, ә егет исә яңа гына Казан юридик институты каршындагы кадрларны һөнәри әзерләү факультетыннан кайткан була.
Эльвина Дамир кызы бистәдә туып үскән, 3нче Урыссу мәктәбен тәмамлаган. Мәктәптән соң Мәскәү финанс-сәнәгать университетының юриспруденция факультетына укырга керә ул. Эльвина – хокук саклаучылар нәселеннән, әтисе дә - Дамир Мостаев җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә оперуполномоченный булып эшләгән. Шул рәвешле, Эльвина балачактан ук хокук саклау хезмәткәренең эше нидән гыйбарәт икәнлеген яхшы аңлап үскән.
Илнур тумышы белән Башкортстан Республикасы Шаран районы Наратасты авылыннан. Эчке эшләр органнарында инде 7 ел. Хезмәт урынына Туймазы юридик колледжын тәмамлаганнан соң ук килә, әлегесе көндә өлкән лейтенант дәрәҗәсендә җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең өлкән оперуполномоченные сыйфатында хезмәт итә. Өлкән полиция сержанты Эльвина Җиһаншина дежур частьтә эшли. Погонлы кешегә, мөгаен, үз яртысын эштән тыш табу кыендыр. Эчке эшләр органнарында хезмәттәгеләрнең мәшгульлеге шундый ки, буш вакытта шәхси тормышны җайга салу турында уйлау түгел, бар тик йокы туйдырасы гына килә. Хәлбуки, полиция хезмәткәрләре еш кына үз язмышларын хезмәттәшләре белән бәйли, үзеннән-үзе шулай килеп чыга.
Җиһаншиннар белән дә шундый ук хәл. Бергә эшләп, бер-берсен яхшылап белгәч, Илнур һәм Эльвина өйләнешергә карар кылалар, 2020 елда үз гаиләләрен төзиләр.
- Без инде 5 ел бергә, - ди Эльвина, - бу вакыт эчендә мин тормыш иптәшемнең даими командировкаларга баруына күнектем инде, аның теләсә кайсы вакытта эшкә чыгып китүен аңлап һәм тыныч кабул итәм, чөнки үзем дә шул ук системада бит.
- Бергә ял итә аласызмы соң? Итәсез икән, кайда һәм ничек? - дип сорыйм Җиһаншиннардан.
- Эштән соң бергә ял итү безнең өчен сирәк хәл, - ди елмаеп Илнур. - Ә инде туры килгәндә, буш вакытны бергәләп өйдә үткәрәбез. Гаиләдә иң мөһиме – үзара аңлашу, дип саныйм. Эш буенча миңа 2 тапкыр кайнар нокталарда да яртышар ел хезмәт итәргә туры килде, ә берсендә хатыным йөкле вакытта. Сынаулар түзә алмаслык булып тоелган мизгелләр дә булды. Чираттагы командировкадан соң өйгә кайтканда, мине өйдә иминлек һәм кайгырту белән тулы тормыш көтә. Ничек кенә булса да, хатынымның сабырлыгы һәм көчлелеге мине сокландыра һәм илһамландыра.
Әйе, полиция хезмәткәрләре гаиләсе хезмәтен дә, шәхси тормышын да яраштыра ала, тик бу икесеннән дә билгеле бер тырышлык һәм аңлау таләп итә. Үзләре ассызыклаганча, Җиһаншиннар бер-беренә булыша, эш үзенчәлекләрен һәм шуңа бәйле эчке кичереш халәтен аңлап кабул итә, уртак ял өчен вакыт таба, хезмәт һәм шәхси тормыш арасында тигезлек сакларга тырыша.
Һичшиксез, полицейский гаиләләре үтә нык. Чөнки хезмәттәше эштәге тоткарлыкларны, командировкаларны, кизү торуларны, «хәвеф» буенча күтәрелешләрне, башка төр кыенлыкларны яхшы аңлый һәм төшендерә ала. Шуңа күрә бер өлкәдә эшләү, мөмкин булган аңлашылмаучанлыкны кисәтеп, гаиләне тагы да ныгытуга ярдәм итә.
"Без бер-беребезгә ярдәмләшәбез, аңлашабыз. Чиратлашып-эштә, чиратлашып - улыбыз белән өйдә", - ди ир белән хатын. «Олимп» спорт комплексы эшләгәндә бергәләп күнекмәләргә йөргәннәр: Илнур – тренажер залына, Эльвина – бассейнга. Ирле-хатынлы күнегүләр яңартуны, ремонттан соң «Олимп» комплексы ачылуын көтә.
- Дөресен генә әйткәндә, - ди Эльвина, - мин хәтта ирем сыйфатында башка һөнәр иясен күз алдына да китерә алмыйм, балачактан ук хокук саклаучы гаиләсендә үстем. Шуңа күрә һәрвакыт тормыш иптәшемне көтеп алам, аңлыйм һәм ярдәм итәргә тырышам.
Җиһаншиннар Айнур исемле улларын тәрбияли, аңа әле нибары ике яшь. Әлегә ул балалар бакчасына йөри. Ләкин кечкенә җан иясе инде полиция машинасы белән уйнарга һәм «җинаятьчеләрне» тотарга ярата. Шулай булгач, ихтимал, киләчәктә үзе өчен бабасының, әти-әнисенең һөнәри эшчәнлегенә бәйле хезмәт юлын сайлар. Һәм дә бер-ике дистә елдан данлыклы гаилә династиясен дәвам итәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев