Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон сагында

Ютазы районындагы гаиләләргә килешүгә хокук бирелгән

Россиядә яшь гаиләләргә ярдәм итү программалары күп. Дәүләт яшь гаиләләрне торак, уңайлыклар белән тәэмин итәргә тырыша, әмма, шуңа да карамастан, аерылулар саны ел саен арта бара. Бу нәрсәгә бәйле?

Аерылуга китерә торган сәбәпләр күп һәм һәр аерылышучы пар өчен алар индивидуаль: кайберәүләрнең характерлары туры килми, икенчеләренең мәхәббәтләре суына, кемдер көнкүреш проблемаларыннан туя, кемдер алкогольне гаилә проблемаларыннан артык күрә һәм башка сәбәпләр.

Гаилә мөнәсәбәтләре Россия Федерациясе Конституциясе һәм Гаилә кодексы белән саклана. Гаилә закончалыгы гаиләне ныгыту мөһимлегенә, гаилә мөнәсәбәтләрен үзара мәхәббәт һәм ихтирам хисе нигезендә төзүгә, гаиләдә аның барлык әгъзаларының үзара ярдәм күрсәтүләренә һәм җаваплылыгына, гаилә эшләренә кемнең дә булса тыкшынуына юл куелырга тиеш булмавына, гаилә әгъзаларының үз хокукларын тормышка ашыруларын тоткарлыксыз тәэмин итүгә, әлеге хокукларны суд яклавы мөмкинлегенә нигезләнгән. Әмма кодекслар һәм законнар гына гаилә тормышының бөтен ягын да тулысынча колачлый алмый.

Гаилә эчендәге вакыйгалар, гаилә әгъзаларының мөнәсәбәтләре турыдан-туры ир белән хатынга, аларның гаилә тормышы кыйммәтләрен аңлауларына һәм моңа мөнәсәбәтләренә бәйле. Кайбер парлар аерылышуга гариза бирә, әмма алга таба гаилә закончалыгында каралган хокук белән файдаланып, килешәләр. Бу аерылышу турында карар кызулык белән һәм җыелган үпкәләр аркасында кабул ителүен аңлатмый мени? Әйтик, 2014 елда Ютазы суд районы буенча 1 санлы суд участогына никахны таркату турында 81 гариза кергән булган, шуларның 19ы якларның килешүе белән тәмамланган. 2015 елда Гименей җепләрен өзәргә теләп язылган 66 гариза теркәлгән, 13 пар эшне килешеп тәмамлаганнар. Уртак балигъ булмаган балалары булмаган парларның гаиләләре гражданлык хәле актларын язу органнарында тормышка ашырыла. Әйтик, 2014 район башкарма комитетының загс бүлегендә 140 пар үз мөнәсәбәтләрен теркәгән, 8 пар мөнәсәбәтләрен тарката. 2015 елда 146 пар мөнәсәбәтләрен теркәгән, 9 пар аерылышкан. Барлыгы район суд участогында һәм загс бүлегендә бу ике ел эчендә 132 пар аерылышкан, 32 пар татулашып киткән.

Күрсәткечләрдән күренүенчә, аерылышучылар шактый күп. Әмма аерылышу бит башка яхшырак тормыш башлана дигәнне аңлатмый. Гаилә корганда, без башка кеше өчен, барыннан да элек балалар өчен җаваплылыкны үз өстебезгә алабыз. Без никах мөнәсәбәтләрен җиңеллек белән өзә алсак та, бу баланың атасы яки анасы белән элемтәсен җиңел генә туктата ала дигән сүз түгел. Соңгы нәтиҗәләр, барыннан да элек сезнең карарыгыз балаларда, аларның психикасында һәм сезгә карата аларның мөнәсәбәтендә ничек чагылуы турында уйларга кирәк. Алар сезне аңларлармы, сезнең карарны кабул итәрләрме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев