Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Әбсәләм халкы үзара салым күләмен арттыру яклы

Әбсәләм мәдәният йортында авыл халкы ТР Дәүләт Советының «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Гыйльманов белән очрашты.

Аерым алганда, ел саен үзара салым программасында катнашучы һәм шушы акчаларга мөһим социаль мәсьәләләрне хәл итүче әбсәләмлеләр 2026 елда үзара салым күләмен күтәрергә планлаштыра, әлегәчә үзара салым  500 сум тәшкил итте. Мондый карар халыкның авыл тормышына салынган һәр тиен акчаның анык мәсьәләләрне хәл итәргә тотылуын аңлавыннан килә. Башкарыласы эшләр, әлбәттә, халык  җыеннары вакытында кабул ителә. Депутатка бирелгән сорауның асылы шунда ки, республика финанслау тәртибенә чикләүләр кертте. Ягъни республиканың авыл кешесенә дүрт сум исәбеннән финанс ярдәме элек кабул ителгән 500 сум үзара салымга гына кагыла. Әгәр дә авыл халкы, әйтик, 1000әр сум җыярга уйласа, икенче яртысына (500 сум) уртак финанслау кагылмый. Ә бит нинди яхшы булыр иде, дип саный әбсәләмлеләр. Әлеге социаль программа гамәлдә булганда мөмкин кадәр күбрәк эшләр башкарырга мөмкин булыр иде. Гыйльманов аңлатканча, билгеле сәбәпләр аркасында Татарстан хөкүмәте шәһәр төрендәге бистәләрдә һәм район үзәкләрендә финанслау катнашуны бөтенләй туктаткан. Шул ук вакытта авылларда барысы да үз көчендә кала – республика акчаларын авыл халкы элек кабул иткән суммаларга бүлеп бирә.  Гыйльманов  әбсәләмлеләрнең үтенечен язып алды.

Икенче сорау сукбай этләргә бәйле иде. Тормыш тәҗрибәсе күрсәткәнчә, хуҗасыз этләрне тоту һәм стерильләштерү рәвешендәге кешелекле мөнәсәбәт, соңыннан аларны «урыннарга» кайтару проблеманы хәл итми. Залда яңгыраганча, стерилизациядән соң этнең тешләре дә кала, һәм этне урамда үтеп баручыларга карата да мәрхәмәтлерәк итми. Әбсәләмлеләр депутатка бу мәсьәләне Татарстан Хөкүмәтенә җиткерергә кушты. Кече туганнарыбызга да яхшы булсын, эт белән дус булган кешеләргә дә куркыныч янамасын иде. Очрашуда катнашкан район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин билгеләп үткәнчә, башка районнарда хәл-вакыйгаларны алсак, этләргә дип ачылган приютлар гына да проблеманы тулысынча хәл итә алмый. Камил Гыйльманов бу сорауны да күз уңына алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев