Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Айти-җинаятьчеләр күңеленә ютазылылар хуш килгән

Русия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча бүлегенең тикшерү төркеме ерактан торып халыктан акча урлау очраклары буенча кузгатылган җинаять эшләренә күзәтү ясады.

Мисалга, район халкы төрле юллар белән элемтәгә керергә тырышучы ялганчыларга ышануын дәвам итә. Җинаятьчеләр исә акча урлауның төрле ысулларын бик оста кулланалар. 

Мәсәлән, онлайн-банкта кредит алырга тәкъдим итәләр

Алдакчылар ватсап аша кешенең телефон номерына шалтырата. Үзен теге яки бу банк яки РФ Үзәк банкы хезмәткәре буларак таныта. Шуннан соң төрле сәбәпләр белән ничек тә ышаныч яуларга омтыла. Имеш тә бу кешенең исеменә кредитны законсыз рәсмиләштерү очрагына юл куймаска кирәк. Бу очракта гадәттә бер үк төрле сүзләр яңгырый: «Сезнең исемгә кемнәрдер кредит алырга тырыша». Арытаба шалтыратучы кәрәзле телефонга ерактан керү мөмкинлеге бирә торган кушымтага керергә күндерә. Ягъни мәсәлән, «Он-лайн-Банк»- «Zoom», «RUSTDESKREMOTEDESKTOP» һ. б. кушымталарга да. Кеше кушымтага кергәч, кырыгалдарлар аны онлайн-Банктан кредит алырга күндерә. Янәсе, «ул бушлай, бернәрсә дә бирергә кирәкми, бу сезне алдаучыларны фаш итү өчен кирәк». Аннары шулай ук алдау юлы белән кеше ерактан керү һәм онлайн-банклар кушымталарыннан керү кодларын белә. Нәтиҗәдә җинаятьче кешенең банк хисабыннан акча урлау мөмкинлегенә ия була. Әйтергә кирәк, җинаятьчеләр «Ватсап» мессенджерына шалтыраталар, аватаркада исә нинди дә булса кредит оешмасының — «ВТБ», «Сбербанк» һ. б. логотибы сурәтләнә. Кайвакыт алдакчылар акчаны резерв хисапка күчерүне сорыйлар, янәсе, «коткару» өчен. Моны һичбер вакытта да эшләргә ярамый! 

!Банк һәм башка кредит оешмалары хезмәткәрләре «Ватсап», «Телеграмм» һ. б. мессенджерларга шалтыратмый.

!Банк хезмәткәрләре беркайчан да керүне таләп итә торган кушымталар ярдәмендә банк хисапларын саклау яки җинаятьчеләр гамәлен кисәтү хезмәтләрен тәкъдим итмиләр. 
!Банк хезмәткәрләре банк картасының кире ягындагы контроль саннарны, пин-кодларны, онлайн-банкларга керү кодларын сорамый. 

!РФ Үзәк Банкы хезмәткәрләре гомумән физик затларга банк хисаплары турында шалтыратмыйлар. 

!Акчаларны урлауны булдырмас өчен күчерү мөмкинлеге булган резерв хисаплар бөтенләй юк.

!Кешеләргә «Ватсап» мессенджеры, «Телеграмм» буенча «ВТБ», «Сбербанк», «Ак Барс Банк», «Үзәк Банк» логотиплары белән килгән телефон шалтыратуларына җавап бирергә кирәкми, 100% очракта бу җинаятьчеләр шалтыратуы. 

!"Резерв исәпкә акча күчерү, хәвефсезлек өчен кушымтага керү, кредит рәсмиләштерү кирәклеге турында" үтенечләр килгәч, шунда ук сөйләшүне туктатырга һәм полиция органнарына мөрәҗәгать итәргә. Шулай ук, кредит оешмасының «кайнар элемтәсенә» шалтыратып (телефон номеры һәр банк картасында бар), хисапны тикшерү зарур.
!Бернинди шартларда да «онлайн-банкларның хәвефсезлеген арттыру» кушымталарына кермәгез, акчаларны «резерв хисапларга» күчермәгез, кредитларны онлайн режимда рәсмиләштермәгез. 

Район буенча Рәсәй Федерациясенең Җинаятьләр Кодексының 158 маддәсенең 3 өлеше "г«пункты буенча барлыгы биш җинаять эше кузгатылган. Кешеләргә килгән зыян күләме 680 мең сум, 710 205 сум, 350 мең сум, 350 350 сум һәм 280 мең сум тәшкил итә. 

«Туганым бәлагә эләккән»

Җинаятьче зыян күрүченең стационар яки кесә телефонына шалтырата, үзен табиб, полиция, прокуратура, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре, тикшерүче дип таныштыра... Туганының юл-транспорт һәлакәте (яки җинаять) кылганын, хастаханәдә авыр хәлдә булуын, өстәвенә үзенең дә гаепле икәнлеген белдерә. Юл-транспорт һәлакәтендә катнашучы икенче кеше дә авыр хәлдә хастаханәдә ята икән. Җинаять эше кузгатмау мәсьәләсен хәл итү өчен курьерга билгеле бер сумманы (50 000 сумнан 900 000 сумга кадәр), шулай ук шәхси әйберләрне (ныклап ышандырыр өчен) тапшырырга кирәк. Кешеләр, әлбәттә, борчыла башлый. Шул ук вакытта «бәлагә тарыган» туганнарына шалтыратмыйлар да, акча эзлиләр, "курьерлар«га адресларын хәбәр итәләр һәм аларга акча тапшыралар. Димәк, үзләре үк әлеге җинаятьтә катнашалар. «Курьерлар» һәрвакыт битлектә, таксига утырып киләләр, акча һәм шәхси әйберләрне алып китәләр, кагыйдә буларак әйберләрдән арыналар, ташлыйлар. Кайчак ялганчылар үзләрен полиция, тикшерү хезмәткәрләре сыйфатында таныталар, «мәсьәләне хәл итү» сылтавы белән акчаны курьерга тапшырырга тәкъдим итәләр. 

!Табиблар, хокук саклау органнары хезмәткәрләре «җинаять эше кузгатмау мәсьәләсен хәл итү» өчен акча алу максатыннан телефонга шалтыратмый.
!Мондый шалтыратулар килгәч, шунда ук диалогны туктатырга, туганыңа шалтыратырга, аның белән барысы да яхшы икәненә инанырга, арытаба бу факт турында полиция органнарына хәбәр итәргә кирәк. 

!"Курьерларга" акча бирмәгез. 

Район буенча Рәсәй Федерациясенең Җинаятьләр Кодексының 159 маддәсенең 2 һәм 3 өлешләре буенча дүрт җинаять эше кузгатылган. Кешеләргә килгән зыян күләме 695 000 сум, 695 000 сум, 130 000 сум һәм 200 000 сум тәшкил итә. 

«Брокерлар» 

Угрылар Интернетта «халыкара сәүдә мәйданчыклары» дип аталган төрле сайтлар да урнаштыралар. Бу «уңышлы кәсептә» катнашу өчен әлеге мәйданчыкның берәр вәкиле белән шалтыратулы элемтәгә керергә һәм ул күрсәткән реквизитлар буенча акчаларны күчерергә кирәк. Шул ук вакытта караклар «аккаунт» булдыралар, андагы мәйданчыкта клиентның хисап торышы чагыла. Берникадәр вакыттан соң хисаптагы акча күләме керем суммасына күп тапкырга артырга мөмкин. Зыян күрүчеләр, хисапларының 2-3 тапкырга тулылануын күреп, ышаналар, кредит алалар һәм җинаятьчеләргә күчерәләр. Бары тик шактый акча күчергәннән соң гына, караклар элемтәгә керми башлагач һәм «сәүдә мәйданчыгы» интернеттан югалгач кына, алданганнарын аңлыйлар. Чынлыкта исә бу бары тик мәйданчыкка һәм исәп-хисапка охшатып ясалган ялган гына. Иң аянычы —кешеләр беркайчан да үз акчаларын кире чыгара алмаячак, чөнки угрылар аларны кире кайтарырга ниятләми ич, өстәвенә һичнинди хисап та юк... Шулай ук кайвакыт кырыгалдарлар кешеләргә мондыйрак хәбәрләр дә җибәрәләр: «Санкцияләр аркасында без РФ территориясендә эшли алмыйбыз, мәйданчык Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә эшли». 

2023 елда Рәсәй Федерациясенең Җинаятьләр Кодексының 159 маддәсенең 2 һәм 3 өлешләре буенча ике җинаять эше кузгатылган. Гражданнарга зыян 317 000 сум, 346 650 сум тәшкил итә. Ә 2024 елның ике аенда 3 900 000 сумлык зыян китереп, шундый ук биш җинаять эше кузгатылган да инде. 

! Сәүдә мәйданчыкларында һәм биржаларда катнашыр алдыннан әлеге өлкәдәге белгечләр белән киңәшләшү мотлак, «хезмәткәрләре» «Ватсап», «Телеграмм» һ. б. ярдәмендә элемтәгә кергән сәүдә мәйданчыкларында катнашырга ярамый.

!"Сәүдә мәйданчыклары хезмәткәрләренең" физик затлар хисабына акча күчерү турындагы сорауларын үтәмәскә. 

«Авито. руда сату»

Кешеләр нинди дә булса әйбер сату турында белдерүләрне "авито. ру«сайтында урнаштыра. Ялганчылар аларга шалтырата һәм янәсе акчаны хисапка күчерү өчен сылтама буенча күчүне сорый. Сылтама буенча күчүгә, кешеләр «акчаны кабул итү өчен картаның номерын тутырырга кирәк» дигән мәгълүматны чагылдырган тәрәзәне күрәләр. Картаның гамәлдә булу вакыты һәм кире ягындагы өч саны таләп ителә. Бу мәгълүмат кертелгәннән соң, угрылар барлык акчаларны картаның банк хисабыннан үзләренә алуга ирешә. 
!Бернинди шартларда да товарны сату-алуда сылтамалар буенча күчеп китмәскә, банк картасының икенче ягындагы өч сан һәм аның гамәлдә булу вакыты турында хәбәр итмәскә. Әлеге мәгълүматларны сезнең банк хисабыннан акча урлау максатында җинаятьчеләр генә сорый ала.

Бу эш буенча районда бер җинаять эше кузгатылган. Гражданның күргән зыяны 400 000 сум тәшкил итә.

Авито. ру 

Әлеге сайтта яки башка төр сайтта нинди дә булса товар сатып алганда, ялганчылар, киләчәктә кирәкле товар бирүне вәгъдә итеп, гражданнардан үзләренә акча күчерүләрен сорыйлар. 

!Акчаны очраклы кешеләргә күчерергә ярамый, алар асылда ялганчылар һәм беркайчан да товар бирмәячәкләр. 

!Алдан түләү буенча товарны бары тик тикшерелгән «Озон» интернет-кибетләрендә, һ.б. гына сатып алырга кирәк. 

Барлыгы ике җинаять эше кузгатылган. Зыян — 460 680 сум һәм 906 347 сум. 

80 % очракта гражданнардан урланган акчалар Украинада илебез көрәшкән неонацист кораллы формированиеләрне финанслауга юнәлтелә. Соңгы вакытта гражданнарга карата МТС, МегаФон, Билайн һәм башка кәрәзле элемтә операторларының сим-карталарын хезмәтләндерү килешүләрен озайту сылтавы белән алдау очраклары ешайды. Зыян күрүчегә элемтә хезмәтләрен озайту өчен СМС-хәбәрдә (шулай ук «Ватсап», "Телеграмм"да, "Вконтакте«да) килгән кодны кычкырып әйтергә тәкъдим ителә. Чынлыкта, караклар төрле кредит оешмаларының «Онлайн-Банк» хезмәтләре шәхси кабинетларына керә, ягъни кешенең банк исәбендә булган бар акчаларын урлый, шулай ук зур суммага кредит рәсмиләштерә дә ала. БЕРНИНДИ ШАРТЛАРДА ДА СМС-ХӘБӘРЛӘРДӘН КИЛГӘН КОДЛАРНЫ БАШКА КЕШЕЛӘРГӘ ӘЙТЕРГӘ ЯРАМЫЙ. АЛАРНЫ БАРЫ ТИК МОШЕННИКЛАР ГЫНА СОРАРГА МӨМКИН. Онытмагыз!

Шулай ук җинаятьчеләр кушымтаны яңарту, ватып керү омтылышын кисәтү, булган абонент номерын раслау һ.б. сылтавы белән смс-хәбәрләрдә "Дәүләт хезмәтләре"нең шәхси кабинетына керү кодларын хәбәр итүне" сорыйлар. Моны да эшләргә ярамый, чөнки караклар "Дәүләт хезмәтләре«нең шәхси кабинетларына керергә һәм аларның законлы хуҗалары өчен шактый зур проблемалар тудырырга мөмкин. !Мондый шалтыратулар килгәч, сөйләшүне шунда ук туктатырга, элемтәне өзәргә кирәк. «Дәүләт хезмәте» кушымтасы белән проблемалар килеп чыккан очракта, аларны хәл итү юлларын «ялганчылар ярдәме» белән түгел, ә бәлки мотлак КФҮгә (МФЦ) мөрәҗәгать итү зарур.

P. S. Айти-җинаятьчеләрнең югарыда санап үтелгән «эш ысулларына» мөрәҗәгать иткәндә, ирексездән сорау туа: ютазылылар шул дәрәҗәдә бай микәнни? Һәм шунда ук җавап та килә: юк, алар бары тик белемсез, хәбәрдарсыз гына...

Роза Искәндәр әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев