Алар район гәзитенә язылды, ә сез?
Бу көннәрдә 2024 елның икенче яртыеллыгына «Ютазинская новь» («Ютазы таңы») район гәзитенә язылу чоры тәмамлана.
Урыссу бистәсенең 3нче балалар бакчасы хезмәткәрләре тулы коллектив белән район гәзитләренә язылды да инде.
«Гәзит- безнең тугры дустыбыз һәм ярдәмчебез. Басма аша барлык район яңалыкларын укырга, хезмәттәшләребез эше турында белергә мөмкин. Болар барысы да безгә, тәрбиячеләргә, соңгы вакыйгалардан хәбәрдар булырга ярдәм итә. Моннан тыш, гәзит башка белем бирү учреждениеләре яңалыклары һәм гамәли эшләре белән танышу мөмкинчелеген бирә. Тәрбиячеләр төрле мәкаләләрдә файдалы киңәшләр таба, аларны үз эшләренә яраклаштыра һәм куллана алалар, бу исә белем сыйфатын күтәрүгә булышлык итә», — дип ассызыклый 3 нче балалар бакчасы мөдире Олеся Нигъмәтуллина.
Балалар бакчасы коллективы елның-елында язылу кампаниясендә әүдем катнаша. Хезмәттәшләр бердәм, дус-тату, җавапчыл — биредә һәрвакыт килешү һәм үзара аңлашуга бәйле уңай мохит хөкем сөрә. Менә бу юлы да, уртак эштән һичкем читтә калмады. Тәрбиячеләрнең төрле юнәлештәге эшчәнлеге башкаларга да үрнәк-өлге. Форсаттан файдаланып, мәгариф бүлегенең барлык коллективларына да ярдәм-хуплау һәм уңышлы хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерәбез.
Исегезгә төшерик, район гәзитенә теләсә кайсы почта бүлекчәсендә яисә безнең редакциядә язылырга мөмкин. Укучыларыбызга исә без төрле язылу вариантларын тәкъдим итәбез. Электрон рәвештә дә, өйгә китерү варианты белән дә языла аласыз.
Әгәр дә ниндидер сәбәпләр аркасында почта бүлегенә баралмыйсыз яки моның өчен махсус вакыт бүләлмисез икән, 2-86-77 телефонына шалтыратыгыз. Рәхим итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев