Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Җәлил батырлыгын ишетеп үскән егетләр бүген илебез тынычлыгын саклый», - ди Разил Зиннәтуллин

Милли Музейда Моабит дәфтәрләренең чын нөсхәсе күрсәтелде

Муса Җәлилнең туган көнендә Милли музей фондларыннан Җәлилнең «Моабит» төрмәсендә язган Моабит дәфтәрләре — шигырьләренең чын нөсхәсен күрсәттеләр.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннәтуллин Муса Җәлилнең батырлыгы турында кечкенәдән ишетеп үскән егетләрнең бүген махсус хәрби операция зонасында Ватаныбызның иминлеге һәм тынычлыгы өчен көрәшүен билгеләп үтте.

«Без Муса Җәлил кебек каһарманнарыбызны белергә, алар турында истәлекләрне киләчәк буыннарга җиткерергә тиеш. Күп еллар дәвамында без суперменнарга, булмаган затларга табындык. Ни өчен без әле Муса Җәлил кебек шәхесләребезне күтәрергә тиеш түгел? Нәкъ менә шушындый шәхесләр мисалында үстерелгән буын, хәзерге вакытта ил сагында тора. Алар безнең илебезнең сүзен башка халыкларга да җиткерә. Әти-әниләргә бик зур рәхмәт, чөнки батырларны тәрбияләү бөтен кешегә дә бирелмәгән», – диде Разил Зиннәтуллин.

Җәлилнең «Моабит» төрмәсендә язган Моабит дәфтәрләре — шигырьләренең чын нөсхәсен алып чыгу хокукы – Россия Герое Иван Дадосовның әнисе Татьяна Дадосовага бирелде.

«Әлеге чарада катнашырга тәкъдим килгәч, мин, әлбәттә, төрле хисләр кичердем. Борчылдым да, шатландым да. Озак вакыт барыргамы, юкмы, дип уйладым. Бары тик балаларымның дөрес сүзләре, аларның ярдәме бүген миңа шушы дәфтәрләрне чыгаруда катнашырга көч бирде», – дип ассызыклады ул.

Татарстан Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова шулай ук бүгенге чараның мөһимлеген искәртте.«Бүген безнең өчен бик мөһим һәм дулкынландыргыч көннәрнең берсе – Моабит дәфтәрләрен чыгару көне. Бу вакыйга Милли музейда инде күптәннән уздырыла, ләкин бүген ул аеруча мөһим роль башкара. Чөнки без бүген Бөек Ватан сугышы каһарманнарын гына түгел, бүгенге көн батырларын да, ягъни махсус хәрби операция зонасында безнең илебезне саклаучы каһарманнарыбызны да искә алабыз, хөрмәтлибез. Алар безгә тынычлык бүләк итүчеләр. Бу безнең әйтергә теләгән иң мөһим сүзебез», – диде ул.

ТЧыганак: https://tatar-inform.tatar/news/razil-zinnatullin-alil-batyrlygyn-isetep-uskan-egetlar-bugen-mxo-da-ilebez-ocen-korasa-5900467

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев