Әни безгә дәшә тыныч кына... үз җырларың онытма
Әбсәләм авылы мәдәният йортында Абдуллиннар нәселенең мәдәни гореф-гадәтләр фестивале узды.
Чараны районның хатын-кызлар берләшмәсе, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының җирле бүлеге һәм мәдәният бүлеге оештырды. Фестиваль Халыкара балаларны яклау көнендә узды һәм Русиядәге Гаилә елына багышланды. Шунысын да билгеләп үтү кирәк, чара башлангычында сәламәтлек саклау тармагы ветераны, әни, дәү әни һәм... үзешчән сәнгать остасы Рәйсә Абдуллина тора. Ул Зөлфия Рәхмәтуллина җитәкчелегендәге Әбсәләм авыл мәдәният йорты карамагында уңышлы эшләп килгән «Сердәш» халык фольклор ансамблендә актив катнаша. Рәйсә ханым Абдуллиннар нәселе турында бәянләде, аларны хаклы рәвештә тормышка позицияле кешеләр буларак исемләргә мөмкин. Абдуллиннар турында сөйләгәндә, Рәйсә ханым залда җыелган авылдашларына һәм чара кунакларына һәр гаиләнең тирән-ныклы тамырлы булуын җиткезергә омтылды. Гаилә ир-хатын һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр генә түгел, ә бәлки кайчандыр өлкән буын вәкилләре тарафыннан иңдерелгән уңай мохит һәм яшәеш кагыйдәләре ул. Тормыш шулай көйләнгән ки, балалар ата-аналарының күп кенә үгет-нәсихәтләрен оныта, хәтта бөтенләй ишетми дә.
Абдуллиннар нәселендә киресенчә. Ыру вәкилләре күптән инде төрле һөнәрләргә ия булган, гаилә корган, әти-бабайларга әверелгән. Әмма ләкин туганнар әниләре сүзләрен изге амәнәт итеп күңелләрендә саклый: «Арагыздан җил дә үтеп керә алмаслык булсын». Шуңа күрә дуслык, үзара ярдәмләшү, бер-беренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт — әлеге нәселгә хас гадәти күренеш. Рәйсә ханым, сүз уңаеннан, гаиләдә иң өлкәне. Рәис һәм Ренат энекәшләренә тәрбия бирү дә беркадәр аның карамагында булган. Рәйсә Урыссу үзәк район хастаханәсендә эшләгән. Аның хезмәт кенәгәсендә Уфада эшләү чоры да теркәлгән. Тик туган төбәк аңа авылны мәңгегә ташлап китәргә рөхсәт итми. Улы, оныгы, килене, йорт — мөлдерәмә тулы касә. Рәис һәм Ренаттан тармакланган күпсанлы туганнар да Рәйсә апаның рухи сәламәтлегенә уңай тәэсир итә. Ә бит шушы көннәрдә хөрмәтле якташыбыз 70 еллык күркәм тормыш бәйрәмен билгеләгән. Әйткәндәй, Әбсәләм авылында мәчет салу башлангычы да абыйлы-энеле Абдуллиннарга барып тоташа. Мәчет аларның әтиләре Хәмзә исемен йөртә.
Абдуллиннар һәрвакыт төпле белем алуга, һөнәр аша шәхес үсешенә җитди игътибар бирә. Аларга буш сүз, «завод-пароходлар» турында хыяллану хас түгел. Тиешле тормыш дәрәҗәсенә күтәрәчәк анык һөнәр үзләштерү мөһим. Һәм дә бу нәсел вәкилләре, әйтерсең лә, тормышны артык җитди кабул итмәү хакыйкатен төптән аңлый, чөнки әле беркемнең дә аннан исән-имин чыкканы юк ич... Шаярту, әлбәттә, ләкин һәр шаяртуда беркадәр дөреслек бар, диләр бит... Югарыда телгә алынган фольклор ансамбле коллективына килгәндә, ул төрле дәрәҗә конкурсларда әүдем катнаша һәм җиңү яулый. Шул да мәгълүм булды, коллектив өчен Казанга бару аеруча мөһим икән, чөнки Әбсәләм артистлары хөрмәтенә башкала рестораннарының берсендә һәрдаим мул өстәл әзерләнә. Абдуллиннарның берсе тарафыннан күрсәтелгән искиткеч юмартлык үрнәге нәтиҗәсе ул.
... Концерт номерлары, изге теләкләр, якты елмаюлар, көчле алкышлар, бүләкләү тантанасы, дуслар белән чәйләү һәм... туйганчы иркенләп аралашу форсаты. Ә зал буйлап әлегә ышанычсыз адымнар белән сабый бала атлый. Каядыр ашыга ахрысы! Туктатырга теләк уянды, ашыгырга кирәк, тик өлгәшмәү ихтималлыгы булган җиргә генә. Нәни килеш озаграк калчы, арытаба гомерең буе олылар рәтендә булачаксың ич...
Роза Әхмәдиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев