Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апрель аена сынамышлар

Апрель аена да аяк бастык, Аллага шөкер. Инде барчабыз да түземсезлек белән тизрәк карларның эреп бетүен, кояшлы, язгы ямьле көннәрнең җитүен көтә.

1 апрельдә һава торышы нинди булса, октябрьнең беренче көне дә шундый булыр. Йолдызлар күренмәсә, җылы көннәр җитә дигән сүз.
2 апрельдә елгадагы бозлар тиз агым белән китсә, икмәк уңар. Әгәр көн суык булып, кошлар чыркылдашса, җылы җәйгә.
3 апрельдә сулыкларда боз китмәсә, балыкчылар язгы «ау"ны көтмәсен.
4 апрельдә кояш кызарып баеса, яшелчә уңышы уңар. Ала каргалар коенса, җылыта.
5 апрельдә аяз төн — иртәнге суыклар билгесе.
6 апрельдә төн җылы булса, яз матур килер.
7 апрельдә көн җилле, бәс яки томан булса, уңышлы ел килә.
8 апрельдә көн нинди булса, 8 октябрьдә дә шуны көт.
9 апрель көнне көндез әтәч кычкырмаса, 2-3 көннән явым-төшем булыр.
10 апрельдә кояш кызарып чыгып, тиз арада болыт артына качса, яңгыр явар.
11 апрельдә кояш болытка утырса, кара каргалар төркемләп очса — яңгырга. Саесканнар агачның аскы ботакларына оя корса, җәй яшенле булыр.
12 апрельдә тузганак чәчәк атса, җәй кыска булыр.
13 апрельдә иртәдән яңгыр сибәләп торса, җәй дә яңгырлы килер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев