Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" газетасы - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Асрамага бала бирәм, кем ала? Район комиссиясе исерек аналарны тикшерде.

Даими рәвештә эчкечелек белән шөгыльләнүче хатын (ана дияргә тел әйләнми) үсмер улын тиешенчә тәрбияләмәгән өчен полиция инспекторы төзегән беркетмәгә аны тәрбияләүдән баш тартып, кул куйган.

Балигълык яшенә җитмәгән балалар белән эшләүче һәм аларның мәнфәгатьләре сагында торучы комиссия утырышына малаен ияртеп килеп кергән хатыннан свежий аракы исе аңкып тора иде. Бу кеше белән сөйләшүдә бер мәгънә дә күрмәгән район башлыгы Рөстәм Нуриев салмыш хатынның залдан чыгып китүен сорады. Малай укый торган мәктәп вәкилләре сүзләренә караганда, үсмер бүген урамда калган: баласының үги әти һәм аның уллары белән тыныша алмавына төкереп биргән хатын, үз мәнфәгатьләрен барыннан да өстен куеп, сөяркәсе белән яшәвен дәвам итә. Иш ишен таба дигәндәй, малайны имин булмаганнар исемлегендә торучы һәм бала тәрбияләү хокукыннан мәхрүм ителгән гаилә үз түбәсе астына алган. Дөрес, үсмер үзе дә бүләк түгел. Бүген ул тәртипсез, агрессив кешегә әверелеп бара, җинаять кылу фактлары да билгеле. Әлбәттә, ана кешенең битарафлыгы, амораль тормыш алып баруы чыныкмаган бала психикасына зур яра сала. Әмма бүген ул инде үз-үзен контрольдә тота алырдай, акны карадан аера белердәй яшьтә. Әнисе тәрбияли алмаган тормыш кыйммәтләрен үзе укый торган мәктәптә, тәрбияләнә торган коллективта туплый ала. Ул бит кеше аягы басмаган утрауда яшәми, җәмгыятьтә гомер кичерә. Балигълык яшенә җитмәгән балалар белән эшләүче комиссия сәркатибе Венера Мостафина сүзләренә караганда, озак еллар инде учетта торучы хатынны ана булу хокукыннан мәхрүм итү өчен документлар судка чираттагы тапкыр тапшырылган. Үсмер, язмышы хәл ителгәнче, приютка озатылды.

Мәктәп елларында ук дәресләргә йөрмичә, укырга теләмичә, килгәндә дә, бөтен коллективны зур нерв киеренкелегендә тотып тилмерткән үсмерне, күмәк көч белән төп гомуми белем турында таныклык биреп, Кәрәкәшле мәктәбе олы юлга озатты. Бүген үсмер башлангыч урта белем ала, әмма аның этлеккә дә вакыты күп кала. Утырышта ул үзеннән өлкән яшьтәге "иптәшләре" белән эчеп йөргәне өчен генә түгел, күрше авылларның берсендә яшәүче унөч яшьлек кызны да үз компанияләренә җәлеп иткәне өчен тикшерелде. Әлеге бик тә "популяр" булган үсмер белән якыннан таныш булган Рөстәм Нуриев, авыл җирлеге башлыгына көчен кая куярга белмәгән бу яшь кешене эшкә урнаштыру бурычын йөкләде. Һәм тайгак юлда бер аягы белән басып торучы үсмергә, тагын бер шундый "каһарманлыгы" турында сигнал килеп ирешкән очракта, аның тәртибе турында башка урында һәм башка чиндагы кешеләр сөйләшү алып барачагын һәм катгый карар кабул ителәчәге турында соңгы кисәтү ясалды.

Утырышта әлеге унөч яшьлек кыз тәртибе дә тикшерелде. Ничек кенә булмасын, алма агачыннан ерак төшми дип тапкыр әйткән халык сүзен берничек тә кире кагып булмый. Үсмер кыз үсә торган гаиләне балигъ булмаган балалар белән эшләүче район инспекторы Рөстәм Ногоманов октябрь аенда гына имин булмаганнар исемлегеннән сызарга өлгергән.

- Ир белән хатын озак вакытлар низаглашып, бер-берсе өстеннән шикаять язып яшәде. Соңгы бер ел эчендә алардан бернинди дә сигнал кермәде. Менә хәзер аларга алмашка кызлары үсеп җитте. Ноябрь аенда гына да аның ике тапкыр исерткеч эчемлек куллану факты билгеле, соңгысы - ир-егетләр кампаниясендә, - дип мәгълүмат җиткерде инспектор.

Бала укый торган Иске Урыссу мәктәбе вәкиле кызны яхшы билгеләргә генә укый, сәләтле, дип бәяләде. Әмма соңгы арада бик еш бер сәбәпсез дәрес калдыра башлавы педагогик коллективны пошаманга сала. Укытучылар бала яши торган йортка тикшерү белән килә, әмма аларны торакка кертмиләр. Шуннан соң алар тиешле хезмәт белән элемтәгә керә һәм "эзтабарлар" кызның эзенә Кәрәкәшле авылында төшә. Болай дип әйтү, әлбәттә, килешми, әмма дөньяда әллә нинди вәхшилекләр булуын исәпкә алсак, ярый әле бу компания әгъзалары исерткеч эчемлек кенә кулланып калган... Кызның анасына комиссия әгъзалары кисәтү ясады һәм үзенең беренче бурычын - баласын тиешенчә тәрбияләмәгән өчен штраф чәпәде.

Комиссия әгъзалары, тәрбияләрендә балигълык яшенә җитмәгән балалары була торып та, алар өчен уңайлы яшәү шартлары тудыра алмаган, асылда газ өчен генә дә егерме меңнән артык бурычы җыелган гаиләгә тормыш шартларын колеяга кертү өчен бер ай вакыт бирде. Бу көнне, транспорт йөртү таныклыгына ия булмый торып, мопед белән идарә иткән үсмер дә үз әнисе белән "келәмгә" басты. Малай имин гаиләдә тәрбияләнә, спорт белән шөгыльләнә, республика ярышларыннан хәтта алтын медальләр белән дә әйләнеп кайта. Менә шул яхшы казанышлары өчен аңа абыйсы ике көпчәкле техника бүләк итә дә инде. Район башлыгы, мопедта хәрәкәт итүнең аяныч афәтләр белән тәмамлану ихтималы зур булуын аңлатып, үсмергә велосипедта йөрергә киңәш итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев