Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әти-әниләреңә һәм укытучыларга үпкәң бармы?

Ата-ана нинди булырга тиеш — үз баласына төп тормыш кануннарын «саллы һәм шактый сизелерлек итеп» аңлатырга сәләтлеме, үтә җитдиме?

Ә бәлки, әти белән әни өчен баланың, яшүсмернең, арытаба мөстәкыйль яшь кешенең артык таләпчәнлеге белән килешеп яшәү отышлырактыр? 

Мәңгелек сораулар, аларга төгәл җавап алу ихтималлыгы юк дәрәҗәсендә. Чынбарлыкта игелек кылу төшенчәсе, катгыйлык кебек үк, төрлечә булырга мөмкин. Русиядә игълан ителгән Гаилә елы дәвамында без үз басмаларыбызда укучыга шул хакыйкатьне җиткезергә тырышачакбыз — кыз өчен әни ахирәт түгел, чөнки ул балага өйрәнергә теләмәгәнен төшендерергә тиешле. Ата кеше дә улының теләкләренә буйсынмаска, ә бәлки төптән уйланырга мәҗбүр итәргә бурычлы. Әйтик, кайчак аның үтенече мәгънәсез һәм еш кына зыянлы икәнлеге хакында... Татарстанның Ютазы районы хәвефле игенчелек биләмәсенә карый. Димәк, безнең туфрактагы барлык культуралар да ныклап урнаша алмый һәм тиешле нәтиҗә бирәлми, дигән сүз.

Балаларны тәрбияләү өлкәсендә шулай ук, барлык чит ил педагогик тәгълиматлары гамәлдә Русиядәге «яшь, акылсыз кавемгә» карата кулланырдай түгел. Еш кына бала хокукларын яклау, әйтик, мәктәп укучыларын физик хезмәттән азат итү, кеше өчен гаять һәлакәтле. Кызганычка каршы, бүген «хезмәт кешене югарылыкка күтәрә» кебек узган еллар өндәмәсеннән мыскыллап көлү гадәткә кергән. Ә бит бу чыннан да шулай: кеше нәкъ менә хезмәте белән матур. Шул исәптән яшь егет-кыз да. Һәм сүз авыр, көчергәнешле физик яки акыл хезмәте турында түгел. Мәктәп һәм гаилә, балаларга һәрьяклап белем бирү белән беррәттән, дөньяга ачык-анык караш тәрбияләргә дә бурычлы. Баланың барча сыйфатларын күпертмичә һәм дә кимсетмичә, дигән сүз. Гаилә, аның гореф-гадәтләре, асыл кыйммәтләре — кеше өчен гомерлек таяныч-терәк ул. Һәм бу уңайдан тагын да "ләкин «не ишетүебез ихтимал. Гаилә учагы, йорт теплица үсентеләре өчен тәгаенләнгән ниндидер оранжереягә әверелергә тиеш түгел. Югыйсә, мөстәкыйль яшәешкә аяк басуга ук, яшь кеше «чит-ят» мохиткә ияләшеп китә алмаячак. 

Шулай итеп, «Ютазы таңы» гәзите редакциясе Гаилә елына шактый җитди планнар белән керде. «Уңайсыз » сораулар күтәреп чыгу беркайчан да җиңел түгел, әмма ләкин безнең зур булмаган коллектив әгъзалары алышка әзер. Шулай ук «җиңел» мәкаләләребездә дә тирәнтен мәгънә, баш миен эшләтердәй фикерләр табарга мөмкин булыр, дип өметләнәбез. Кыз яки малай тормышындагы гадәти көндәлек вакыйгалар хакында сөйләгәндә, без укучыга дөньяның готик архитектура һәм кеше тарафыннан үстерелгән бакчалар белән генә матур түгеллеген аңлатырга омтылабыз. Кешенең эчке дөньясы гаҗәеп матур. Бу гүзәллек безне тумыштан ук чолгап ала — туган авыл, бакча артындагы болын, тиз сулы елга, төрле кешеләр, туганнар, якыннар белән аралашу... Әлеге күпкырлы чынбарлык адәм баласын үстерә һәм тәрбияли. Чын мәгънәсендә кешене Кеше итә. Ә гомумән алганда, артык югары таләпләр куймыйча, тормышны дөрес кабул итәргә өйрәтә. Дөнья һәм үз-үзең белән килешеп яшәү фәкать балачакта, гаиләдә туа. 

Шулай итеп, гәзит укучыларыбызны сөйләшүгә чакырабыз. Балачак тарихыгыз белән уртаклаша аласыз — сезне ни рәвешле тәрбияләделәр, әти-әниегез эшкә кткәндә нинди «йөкләмәләр» калдыра иделәр, мәктәп елларында кайсы хезмәт төре белән шөгыльләндегез? Әти-әниләрегезгә һәм укытучыларга карата күңелегездә ниндирәк үпкә саклыйсыз? Ягъни мәсәлән, бик нык каршылык күрсәтүегезгә карамастан, сезне югарыга-белем дөньясына, гомумән тормышны дөрес аңлауга "өстерәп"диярлек алып менгән өлкәннәргә...

Роза Әхмәдиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев