Авылларда халык җыены: Бәйрәкә-Тамакта яңа суүткәргеч сузылачак
Бәйрәкә-Тамак авыл җирлегендә барлык мәсьәләләр дә үз вакытында хәл ителә.
Бу сүзләр Подгорный бистәсендә узган халык җыены вакытында залдан яңгырады. Бәйрәкә -Тамак авылында суүткәргеч сузу зарурлыгы халыкның көнүзәк соравы. Район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов авыл халкын яхшы хәбәр белән сөендерде – Бәйрәкә-Тамакта күптән көтелгән суүткәргеч 2025 елда сузылачак.
- Программаны гамәлгә ашыру Газлаштыру фонды аша планлаштырыла, - дип билгеләде Закуан Ильясов. Киләсе мәсьәлә – Бәйрәкә-Тамакка кергәндә юлны ремонтлау зарурлыгы. Әлегә чокырларны ремонтлау белән генә чикләнәчәкбез, - диде Ильясов.
Ә Бәйрәкә – Бәйрәкә-Тамак юлы даими рәвештә кардан чистартыла. Әгәр юк икән, халык бу хакта искәртеп тора. Район үзәгендә эшләүче авыл кешеләре шулай ук маршрут автобусының хәрәкәт вакытын бераз үзгәртү мәсьәләсен дә күтәрделәр. Мәсьәлә каләмгә алынды.
Җыен Бәйрәкә-Тамак авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Әһлиева рәислегендә узды. Ул җирлекнең һәр торак пунктында аерым финанс-хуҗалык эшчәнлеге, социаль программалар кысаларында башкарылган бурычлар, халыкның өмәләрдә, бәйрәм чараларында катнашуы һәм махсус хәрби хәрәкәттә катнашучы якташларына ярдәм итеп тору хакында сөйләде. Җирлектә (Көрәш Бүләк, Подгорный һәм Бәйрәкә-Тамак) 310 хуҗалык исәпләнә, аларда 742 кеше яши (алдагы елга караганда 15 кешегә кимрәк). Эшкә сәләтле халык - 397 кеше, алар нигездә җирлектән читтә эшлиләр. Демография турында сөйләсәк, 2024 елда 8 бала туган, 12 кеше үлгән.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 358 баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шуларның 203е – савым сыерлары. Сыерлар саны узган елга караганда 8 башка кимрәк. Моның сәбәпләре диеп Әһлиева өлкән буынның олы яшьтә булуын һәм халыктан сөт сатып алу бәясенең түбән булуын атады. Җирлек биләмәсендә 15 авыл хуҗалыгы коллективы эшли, аларның күпчелеге – крестьян-фермер хуҗалыклары. Биредә үсемлекчелек, терлекчелек, кошчылык һәм умартачылык белән шөгыльләнәләр.
Йорт хайваннарын чтеркәтү, мошенниклыкның төрләре һәм айти-җинаятьчеләр кулына ничек эләкмәскә, тулаем район буенча иҗтимагый программаларны гамәлгә ашыру - әлеге мәсьәләләр белән тиешле хезмәт вәкилләре һәр җыенда таныштыра. Бу хакта без укучыларны алдагы саннарда җентекләп таныштырдык.
Җыен ахырында бүләкләү тантанасы булды, аны Закуан Ильясов һәм Зөлфия Әһлиева җитәкләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев