Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Беренче Майга — чиста-пөхтә урам, ишегаллары белән

Районда санитар-экологик икеайлык дәвам итә. Гадәттәгечә, беркетелгән торак пунктлары биләмәләрен, урам-ишегалларын тәртипкә китерү өмәләре 1 апрельдә башлангыч алды.

Икеайлык 31 майгача дәвам итәчәк. Әмма ләкин моның белән генә тукталып калу дигән сүз түгел бу. 

Район үзәгендә һәм районның башка торак пунктларында предпряти-оешмалар үзләренә беркетелгән биләмәләрне атна саен җыештыра килә. Биләмәләрне төзекләндерү кагыйдәләренә ярашлы, теге яки бу чиктәш иҗтимагый объектлар — сәүдә нокталары, чәчтараш, даруханәләр өчен юридик зат җаваплы. Димәк, бер генә карыш җир дә хуҗасыз калырга тиеш түгел.

Сүз уңаеннан, хуҗасызлык турында. Район рөхсәтсез чүплекләрне бетерү буенча гаять зур эш башкарды. Әлбәттә, бер сәгать эчендә генә үтәлгән гамәл түгел бу. Шулай да муниципалитет мисалга Урыссу бистәсендәге иң катлаулы, чүп-чар тулы нокталарны тәртипкә салуга иреште. Халык та инде аңлый кебек — чүпле пакетларны кайда туры килә шунда ыргытмый. Чөнки чүп ташу машиналары график буенча эшләргә тырыша. Район үзәгенде бернчә урында, шулай ук зур авыл җирлекләрендә чүп савытлары урнаштырылган, бу тиешле урында көнкүреш чүп-чарларын җыюга ярдәм итә. 

Бу йортларга кем хуҗа? 

Ә менә хуҗасыз йортлар элеккечә муниципаль берәмлекләр өчен һаман иң катлаулы мәсьәлә булып кала. Моңа кагылышлы законнар әлегә камил түгел. Йортка кемдер ия, әмма төрле сәбәпләр аркасында анда беркем дә яшәми икән, хуҗа кеше торагын барыбер тәртиптә тотарга бурычлы да соң... Юк шул. Милекчене эзләп табу бик кыен хәл. Чөнки аның фамилиясен үзгәртергә, башка шәһәргә яисә илгә күчеп китүе ихтимал. Теге яки бу мирасчыны табу, намусына китерү дә җиңелләрдән түгел... Инде тәмам җиргә сеңгән, тәрәзәләренә төссез, тузанланып беткән пәрдәләр эленгән бичара йорт әйтерсең лә биләмәсен баскан каракура, әдәпле күршеләренә китерелгән уңайсызлык өчен гафу үтенә. Еллар буе тора шул рәвешле андый йортлар, дистә еллар. Беркемгә дә кирәк түгелләр, акрынлап җимерелә бара... Рәсәй Федерациясенең Гражданнар Кодексының 225нче маддәсенең 1нче пункты нигезендә, милекчесе юк яки ул билгесез икән, әйбер хуҗасыз дип санала. Әгәр дә җир кадастр исәбенә куелган икән, 2023 елның 1 мартына кадәр аны ачык кадастр картасында табу, хуҗасын кадастр номеры буенча белү ихтималы булган. Әмма бу көннән соң милекче турында мәгълүматны аның ризалыгы белән генә алырга мөмкин. Әгәр күчермәне чит кеше таләп итә икән, Росреестр күчемсез милек хуҗаларының фамилиясен, исемен һәм әтисенең исемен күрсәтми. Димәк, хуҗаны ачыклау хәзер күпкә авыррак. Бу авылның архитектура күренешен тиешле дәрәҗәдә тотуны катлауландыра. Ни генә димә, ташландык йортлар бик тә күңелсез тәэсир калдыра. Шулай да кайбер авылларда хуҗасыз йорт янындагы биләмәне күмәкләп тәртипкә китерәләр. Чүп үләннәре чистартылган урамны бозмасын өчен. Май бәйрәмнәрен тиешенчә каршы алырга кирәк — элек-электән килгән матур гадәт. 

15 марттан Татарстанда янгын хәвефсезлеге чоры гамәлгә керде. Исегезгә төшерәбез, янгын чыгу ихтималы арту сәбәпле, учак ягу, коры үлән һәм чүп-чар яндыру, пиротехник әйберләр куллану тыела. Кагыйдәләрне үтәмәү штраф салу чараларына китерә.

Роза Әхмәдиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев