Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" гәзите - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Бүген Урыссуның 3 санлы мәктәп базасында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының төбәкара семинары булды

Семинар эшендә Әлмәт шәһәре һәм Башкортостан Республикасыннан җыелган укытучылар һәм методистлар актив катнашты.

Кунаклар районның мәгариф учреждениеләрендә милли белем бирү концепциясе белән танышты һәм укытучының белемлелеге аша укучыларда конкурентлыкка сәләтле шәхес формалаштыру турында фикер алышты. Шулай ук алар район мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыту буенча мастер-классларда булдылар. Семинарда катнашучылар алдында мәктәп укучылары концерт номерлары белән чыгыш ясады. Туган телебез һәм туган ягыбыз матурлыгына мәдхия җырлаган җирле шагыйрәләребез Зәйтүнә Абрарова һәм Фәүзия Гарипова да әлеге чарага чакырулы иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев