Бөгелмәдә район башкарма комитетына яңа җитәкче сайладылар
Бүген Бөгелмә муниципаль районы Советының дүртенче сессиясендә депутатлар Башкарма комитетның яңа җитәкчесен расладылар.
Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләйманов катнашты. Конкурс комиссиясе депутатлар карамагына ике кандидатура – Руслан Мәсәлимов белән Илфар Кәримовны тәкъдим итте. Һәр дәгъвачы депутатлар алдында Бөгелмә районын үстерү программасы белән чыгыш ясады. Ачык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча депутатлар бертавыштан Руслан Мәсәлимовны хуплады. Башкарма комитетның яңа сайланган җитәкчесе депутатларга ышаныч белдергәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм муниципалитет файдасына нәтиҗәле эшләү өчен бөтен көчен, тәҗрибәсен һәм белемен куячагын әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев