Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Документлар юк икән, сүтәргә!

Район башкарма комитеты хуҗасыз корылмалар — сарай һәм гаражлар биләмәләрен тәртипкә китерү эшенә кереште.

Хокук билгеләүче документлардан тыш рөхсәтсез төзелгән корылмаларны сүттерү тәртибе турындагы карарга ярашлы рәвештә, район башкарма комитеты тимер гаражларны сүтү зарурлыгы турында кисәтә. 

Әйткәндәй, аларны хуҗалары үзләре сүтәргә тиеш. Бу Урыссу бистәсе һәм авылларның күпфатирлы йортлары биләмәсендә урнашкан, җимерелеп баручы хуҗасыз гараң-сарайларга да кагыла. Шәһәр төрендәге Урыссу бистәсе советының әлеге карары депутатлар тарафыннан 2020 елда ук кабул ителгән иде. Корылмаларга документларны рәсмиләштерү өчен вакыт 2022 елның 10 маена кадәр билгеләнде. Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасында билгеләүләренчә, бу чорда гараң-сарайлары кирәк булган кешеләр аларга документлар рәсмиләштерергә өлгергән. Гадәттә, бу күпфатирлы йортларда яшәүчеләр рөхсәтсез урнаштырган тимер гаражларга кагыла. Тузган төзелеш объектларының торак үзәкләренең архитектура күренешен бозуы турында искә төшереп торуның кирәге юктыр дип уйлыйм. 

Әйе, кайчандыр Урыссу бистәсе шәһәр корылышы планыннан тыш кына төзелгән. Заманы шундый булган. Илебезгә электр станциясе таләп ителү сәбәпле, бу зур объект урыны итеп безнең як сайланган. Узган гасырның кырыгынчы елларында Урыссу далалары илебезнең төп төзелеш мәйданчыкларының берсенә әверелгән. Данлыклы ГРЭС төзелә башлау белән тиз арада беренче бараклар һәм землянкалар пәйда булган — шул заманның кырыс дөреслеге бу. Яшь эшчеләр бистәсенә шул рәвешле нигез салынган. Соңрак инде район хакимияте күпфатирлы йортлар янындагы төрле зурлыктагы сарайларда дуңгыз һәм кош-корт үрчетүгә, ике катлы йорттагы тәрәзәң каршында бакча утыртуга каршы төшмәгән.

Шулай итеп, бистә үзәгендәге урамнарда кишер, кәбестә, бәрәңге үсә башлаган... Урыссулыларның күп өлеше — авыл җирендә туып үскән кешеләр. Шәхси ярдәмче хуҗалык азык-төлек мәсьәләсен хәл итәргә ярдәм иткән. Әмма вакыт бер урында гына тормый. Тора-бара район хакимияте район үзәген үрмәкүч кебек сырып алган бетмәс-төкәнмәс киртә-коймалар мәсьәләсен төптән хәл итте. Бу көрәш республиканың «Безнең ихата» программасын тормышка ашыруга кадәр үк бара иде дисәм дә, һич арттыру булмас. Һәм менә хуҗасыз гаражлар мәсьәләсен төптән хәл итәргә вакыт җитте. Эш шунда ки, гаражның хуҗасы бар икән, ул бу объект тирәсендәге биләмәне тәртиптә тотарга бурычлы. Ни генә дисәк тә, Урыссуда һәм районның башка торак үзәкләрендә гаять күләмле рөхсәтсез чүплекләр барлыкка китерү мәсьәләсен башка кабатланмаслык итеп хәл итү өмете бар әле. Һәм безнең халык «Уртак малны эт тә җыймый» дигән гыйбарәне онытыр дип өметләнәбез. Җәмәгать даирәләрен төзекләндереп, төрле дәрәҗәдәге түрәләр халык аңына: «Уртак, димәк, безнеке. Һәм ул табышлы булырга тиеш», — дигән хакыйкатьне җиткерергә тырыша. Чөнки көнкүреш аңны билгели.

Роза ӘХМӘДИЕВА 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев