Ел дәвамында Татарстанга дүрт миллионнан артык турист килгән
2025 елның 11 аенда Татарстанга 4 344 318 турист килгән. Бу хакта республиканың Туризм буенча дәүләт комитеты елның йомгаклау алды нәтиҗәләрен ясап, хәбәр итте.
2025 елда республикада экскурсия алып баручылар өчен мәҗбүри аттестация кертелде. Бу чорда 143 белгеч үзләренең квалификациясен раслады, ә төбәктә аттестация узган гидларның гомуми саны 585 кешегә җитте. Шулай ук, 663 кунакханә һәм башка торак объектлар Классификацияләнгән торак чаралары реестрына кертелде.
Комитетта искәрткәнчә, быел закон кабул ителде, ул 2030 елга кадәр файдалануга тапшырылган кунакханәләр өчен милек салымын киметелгән ставкада (0,1%) билгели.
"Туризм һәм кунакчыллык" милли проекты кысаларында 66 проект дәүләт ярдәме алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев