Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Элемтә начар булу сәбәпле, каразиреклеләр яңа ел мөрәҗәгатен тыңлый алмаган

Иске Каразирек авыл җирлегендә яшәүчеләрнең сораулары бихисап җыелган

Аның каравы, җыенда катнашучылар Иске Каразирек авыл җирлеге башлыгы Илшат Гәрәевның тиз һәм зур оешканлык белән эшләвен дә  берничә тапкыр телгә алуларын ассызыклап үтәргә кирәк. Бу аның хисап чыгышыннан да күренә. Исегезгә төшерәбез, җирлек составына ике авыл – Иске һәм Яңа Каразирек керә. Җирлектә 186 хуҗалык исәпләнә, аларда 402 кеше яши. Хисап елында җирлектә ике бала туа, алты кеше үлә.

Ишегалларының һәм урамнарның төзеклеге, чисталыгы, урамнарның караңгы вакытта яктыртылуы, җәй көне йорт яны территорияләре һәм гомуми файдаланудагы урыннар чабылган, ә кыш көне юллар кардан чистартылган, халыкның оешкан төстә өмәләрдә катнашуы, мәчетне тиешенчә карап тоту, юлларны ремонтлау, крестьян-фермер хуҗалыкларының, социаль-мәдәни көнкүреш объектларының һәм бюджет учреждениеләренең, шул исәптән Мәдәният йортының да уңышлы эшчәнлеге һәм башка бик күп нәрсәләр... болар барысы да җирлектә социаль программаларның уңышлы тормышка ашырылуын, үзара салым акчаларының нәтиҗәле үзләштерелүен һәм җирлек башлыгының халык белән тыгыз хезмәттәшлектә эшләвен күрсәтә. Һич арттырмыйча, бу авылларда йортлар каралган, күркәм, биредә хезмәт сөючән, үз җирләренә битараф булмаган кешеләр яшәвен дәлилли. Әмма шул ук вакытта каразиреклеләрнең хәл итәсе мәсьәләләре дә шактый икән. Алар авыл җирлеге башлыгы, төрле тармак-хезмәт җитәкчеләре һәм район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов алдында яңгырады. Җыенда күтәрелгән кайбер мәсьәләләрнең күптәнге тарихы бар, ул район җитәкчелегенең хокук бозучыларга юридик яктан дөрес йогынты ясау мөмкинлеге булмау сәбәпле хәл ителмәгән. Аерым алганда, чүп үләннәре белән капланган «колхоз» кырлары әнә шундый. Бүгенге көндә бу мәсьәлә инде кузгалган. Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Алинә Хөббәтова билгеләп үткәнчә, бу мәсьәлә район башлыгының да  күз уңында.

- Эшкинмәгән игенчене сөрүлек җирләрен ташландык хәлгә җиткергән өчен җаваплылыкка тарттырырга вакыт кирәк булды, - дип ассызыклады ул. Бүгенге көндә суд карары бар, аңа ярашлы фермер үзе карамагындагы җирләрне эшкәртергә тиеш. Ягъни ул моны үзе башкарырга яки башка фермерларга арендага бирергә тиеш булачак. Суд карары буенча, һәр көн өчен штраф салына.

Каразиреклеләрне Иске Каразиреккә кергәндә ямьсез күренеш тә борчый. Сәбәбе - колхозның ташландык терлекчелек биналары. Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе сүзләренә караганда, бу иске ферма биналарында  эшчәнлек алып баруга теләк белдерү фермерлардан кабул ителә. Алар биналарны рәткә китерергә әзер. Әмма әлеге биналар буенча конкурс гамәле бара, һәм конкурс идарәчесе ризалык бирми. Ягъни ел дәвамында беркем дә үз хокукларын белдермәгән объектлар хуҗасыз дип танылачак һәм суд карары буенча муниципаль милеккә күчәчәк. Әгәр милекче игълан ителсә, ул моны исбатларга һәм элегрәк алынган документлары нигезендә милек хокукын теркәтергә һәм, димәк, объектларда тәртип урнаштырырга тиеш була.

Шулай ук каразиреклеләр маршрут автобусының хәрәкәт итү вакытын элеккечә кайтаруны, социаль объектларның берсендә банкомат урнаштыруны сорады, Интернет элемтәсенең начар булуын билгеләде, ә урыны-урыны белән бөтенләй булмавын, нәтиҗәдә каразиреклеләр яңа ел котлавын да тыңлый алмаганын, шулай ук үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүне, мәдәният йортына, Урыссу-Каразирек юлына капиталь ремонт ясау кирәклеген һәм Чәкән янындагы карьердан зур йөк машиналарында гравий ташучы «карьеристларны» җаваплылыкка тарттыру кирәклеген билгеләделәр. Район үзәгенә таба юлның нык ватылуына нәкъ шул авыр йцк ташучы машиналар гаепле, ди каразиреклелщр. Алай гына да түгел, бу йөк машиналарын йөртүчеләр авыл юлы һәм кыр буйлап йөрүдән дә кыенсынып тормый, зур-зур чокырлар ясап бетерәләр җирләребездә. Моннан тыш, чүплек мәсьәләсе дә аерым сөйләшүне таләп итә, авыл янында су кошы аулауны туктату да көнүзәк мәсьәлә булып кала. Район башлыгы урынбасары билгеләп үткәнчә, су белән тәэмин итү мәсьәләсе газлаштыру фонды программасы аша уңай хәл ителергә тиеш. Мәдәният йортына капиталь ремонт ясау зарурлыгы һәм башка мәсьәләләр район җитәкчелеге тарафыннан күз уңына алынды.

Җыен бүләкләү тантанасы белән тәмамланды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев