Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Еллар аша сыналган мәхәббәт

Күптән түгел «Урыссу — Информ» җәмгыятенең «Вконтакте» социаль челтәре битендә «Иң гашыйк пар» фотоконкурсы узды.

Аның нәтиҗәләре буенча Мөхәммәтҗановлар гаиләсе җиңүче дип табылды.

Мөхәммәтҗановлар гаиләсе үз мәхәббәтләрен күп еллар саклап килгән. Гашыйкларның 48 ел элек башланган тылсымлы тарихы бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. Инде менә ярты гасыр дәвамында алар мәхәббәттә һәм татулыкта гомер кичерә, юлда очраган барлык киртәләрне һәм сынауларны җиңеп, язмыш юлы буйлап кулга-кул тотынып бара.

Ирле-хатынлы Люция һәм Нәсим Мөхәммәтҗановлар гомер буе Ютазы районында яшәгән. Бергә өч бала — ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә аларның җиде оныгы бар.

— Ныклы гаилә сере — хөрмәт, сабырлык һәм аңлашып яшәүдә. Иң мөһиме -ярдәм итү, бер-берең турында кайгырту һәм яратуны дәвам итү. Ирем белән үзара аңлашып яшибез, — дип уртаклашты гаилә бәхетенең сере белән Люция Мирхатыйп кызы.

Гашыйклар 1972 елда таныша. Егерме яшьлек Нәсим Каклыкул авылында туган, ул вакытта шофер булып эшләгән һәм колхозда сыер савучыларны йөрткән. Сөйкемле әлеге егетне бөтен район белгән. Люция исә ул чорда Байлар авылында яшәгән, унынчы сыйныфта укыган һәм егет турында ишетеп кенә белгән. Алар беренче тапкыр Нәсим Люциянең колхозда сыер савучы булып эшләгән әнисен китергәч очрашкан. Һәм тәүге очрашуда ук бер-берсенә гашыйк булган.

— Мин 9 сыйныфта укыганда, авылдагы дус кызларым Каклыкулда сөйкемле генә бер баянчы егет яшәвен сөйләде. Бу мизгелдә башыма килгән иң беренче уй: «Мин шундый егеткә кияүгә чыгарга телим», — дигән уй иде. Аны әле белмим дә, ә үзем аның белән танышу һәм гаилә кору турында хыялланам. Язмыш мине бүләкләде һәм безне бергә кавыштырды. Беренче күрүдә үк арада мәхәббәт уты кабынды, — дип искә ала Люция ханым.

Алар арасындагы дуслык, мәхәббәт кебек үк, шунда ук туа. Люция егетне армиягә озата, аны көтеп ала, аннары алар тагын ел ярым очраша һәм, ниһаять, өйләнешә. Аларның нык һәм тату гаиләсе күпләргә үрнәк булып тора. Шушы еллар дәверендә аларның балалары, оныклары туа һәм үсә.

Шунысы гаҗәп, кызыксынулары һәм холыклары буенча төрле булган кешеләрне мәхәббәт берләштергән. Нәсим Наил улы иҗади, киң күңелле һәм ачык йөзле кеше, Люция Мирхатыйп кызы акыллы һәм таләпчән хатын-кыз. Нәсим абый гомер буе шофер булып эшләгән, ә Люция ханым «Саклык банкы”нда җитәкче урынбасары булып хезмәт куйган. Аларны язмыш кавыштырган, һәм алар аңа бу бүләк өчен һәрвакыт рәхмәт әйтә. Мөхәммәтҗановлар бер-берсеннән илһам алалар, аларның шәхси казанышлары да уртак.

Бу матур гаиләгә бәхет һәм иминлек телибез. Аларның тарихы — чын мәхәббәтнең көченә шикләнгән һәркем өчен ачык дәлил. Ә чын мәхәббәт югалмый, ул ныгый гына бара.

Анастасия МИХАЙЛОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев