Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Исем өчен генә башкарылган эш аяныч нәтиҗәләргә китермәсен

Хокук бозуларны кисәтү буенча тармакара комиссиянең киңәйтелгән утырышында «авыр» гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар белән эшне көчәйтүгә басым ясалды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина рәислегендә узган утырышта хокук бозуларга, имин булмаган гаиләләргә һәм кисәтү эшенә бәйле мәсьәләләр тикшерелде.

Мисалга, Русия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча полиция һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча участок вәкилләре бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Рамил Әхмәтшин көнкүреш җинаятьләрен ачыклауга, аларны тормышка ашыруга булышучы сәбәпләрне, шартларны бетерүгә юнәлдерелгән чаралар белән таныштырды. Аерым алганда, ул хокук саклау органнары хезмәткәрләренең көнкүреш низаглары турындагы хәбәрләргә вакытында җавап бирергә тырышуларын билгеләп үтте. 
— Көнкүрештә үз-үзләрен җәмгыятькә каршы тотышларына карап, — дип ассызыклады Әхмәтшин, — җинаятьләр һәм административ хокук бозулар кылырга мөмкин булган затларны вакытында исәпкә алу мөһим. Шулай ук җинаятьчел мохит белән бәйләнештәге кешеләргә аеруча игътибар итәбез. 

Әхмәтшин комиссия әгъзаларының игътибарын җинаятьләрне кисәтү максатында үткәрелгән махсус чараларга, полициянең участок вәкилләрнең эш куелышына юнәлдерде. Җәмәгать урыннарында исерткеч эчемлекләр куллануга каршы көрәш буенча эзлекле һәм нәтиҗәле эш алып барылуына игътибар итте. Участок вәкилләренең нәтиҗәлерәк эшенә имин булмаган гаиләләр, ызгышлы-низаглы күршеләр, гаиләдәге сугыш чукмарлары һәм көнкүрештәге хулиганлык күренешләре турында мөмкин кадәр тулырак мәгълүмат тәэсир итәр иде, дип билгеләде Әхмәтшин. Хәбәрләр теркәү китапларыннан, тоткарланганнарны һәм дежур бүлегенә китерелгәннәрне исәпкә алу журналыннан байтак мәгълүмат алырга мөмкин, шулай булырга тиеш тә...

Сүз уңаеннан, 2021 елда район буенча хокук бозулар турында 84 хәбәр теркәлгән, 2022 елда-80, 2023 елда — 86. 2024 елның өч аенда 17 хәбәр теркәлгән. Бүгенге көндә гаилә-көнкүреш мөнәсәбәтләре өлкәсендә 17 хокук бозучы административ яки җинаять җаваплылыгына тарттырылган. Балигъ булмаган балаларын тәрбияләү һәм карау буенча ата-ана бурычларын үтәмәгән 15 кеше профилактик исәптә тора. Гаилә-көнкүреш өлкәсендәге хокук бозуларның 99 проценты исерек хәлдә ясала.

Балаларга карата көч куллануны һәм мәрхәмәтсез мөгамәләне, шулай ук балигъ булмаганнарга карата кылынган җинаятьләрне кисәтү турында тәрбиягә һәм асрамага билгеләү тармагы мөдире Любовь Киселева бәянләде. Балаларга карата мәрхәмәтсез мөгамәлә — кыйнау, җенси җәберләү һәм башкалар гына түгел, шулай ук сабыйлар җанын рәнҗетүче санга сукмау галәмәте дә ул. Җитәрлек күләмдә ризык, кием, йокы, гигиена чаралары булмау, шулай ук ата — ана хөрмәте, игътибары, назлылыгы, күңел җылысы җитмәү баланың тулы үсешенә ярдәм итми, билгеле. 

- 2021 елда, — дип үз чыгышында ассызыклап үтте Киселева, — районда бер исерек әтинең балигъ булмаган кызына карата мәрхәмәтсез мөгамәлә очрагы ачыкланды. 2022 елда андый очраклар билгеле булмаса, 2023 елда инде алар икәү. Нәтиҗәдә тиешле чаралар күрелде, бер гаилә социаль куркыныч хәлдәге гаилә буларак, тармакара исәпкә куелды. Икенче гаилә балигъ булмаганнар эше буенча исәпкә алынды. 2024 елның өч аенда ике балигъ булмаган балага карата җенси җәберләүнең бер очрагы ачыкланды. Хәзерге вакытта материаллар Тикшерү комитеты карамагында. 2023 ел эчендә ике әти-әнинең ата-ана хокуклары чикләнгән.

Киселева комиссия әгъзалары игътибарын кисәтү эшенә дә юнәлтте. Мәсәлән, гомуми белем бирү учреждениеләрендә тематик лекцияләр, сыйныф сәгатьләре, мәктәптәге шәфкать туташы катнашында ата-аналар җыелышлары уздырыла килә. 

Утырыш барышында шулай ук Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев чыгышы тыңланды. Ул үз җирлекләрендә хокук бозуларны кисәтү буенча эшнең ничек алып барылуы хакында сөйләде. Шулай ук РФ Федераль җинаятьләр җаваплылыгы приставларының ТР буенча Азнакай идарәсе инспекторы Игорь Ашуровның җинаять-башкару инспекциясендә исәптә торучы затлар арасында кабат җинаятьчелекне кисәтү эше турында чыгышы яңгырады. Район өчен көн кадагындагы мәсьәлә — ялганлау да кала: безнең халык айти-җинаятьчеләр тозагына эләгүен дәвам итә. Аларның ысуллары төрле һәм, район тикшерүчеләре белешмәсеннән чыгып караганда, нәтиҗәле. Шулай итеп, ютазылылар җиңел ышанучан гына түгел, алар әле надан һәм... байлар да. Укымый, бары тик акча санаучы гына байлармы? Югыйсә, аларның «тир түгеп тапкан акчаларыннан» котылу теләген ничек аңлатырга? Даими искәртүләргә, «чит-ят шалтыратуларга» ышанмаска өндәүләргә карамастан! 

Ахырда комиссия әгъзалары барлык мәгълүматларны игътибарга алды, башкарылган эшләр канәгатьләнерлек дип тапты, исерткеч, наркотик һәм психотроп матдәләр кулланучылар яшәгән гаиләләрне ачыклауны дәвам итәргә; социаль куркыныч хәлдә булган кешеләр арасында наркотикларга каршы кисәтү эшен җанландырырга кирәк дип таптылар. Утырышка йомгак ясап, комиссия рәисе комиссия әгъзаларының, шулай ук утырышта катнашкан мәктәп директорларының игътибарын «авыр» укучыларга исем өчен генә түгел, ә аеруча игътибар бирү зарурлыгына юнәлтте: педагогларга һәм сыйныф җитәкчеләренә үз фәнен укыту белән генә чикләнмәскә, ә проблемалы (кабатлау өчен гафу итегез) баланың проблемалары асылына төшенергә — нинди шартларда яшәвен һәм тәрбияләнүен, аның дуслары нинди мохиттән булуын анык белергә. Һәм мондый укучыларны мәктәптән тыш тормышка мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итәргә. Социаль яктан имин булмаган гаиләләргә караш формаль, исем өчен генә булырга тиеш түгел, югыйсә ул күз буяу галәмәте чын-чынлап шыксыз күренешкә әвереләчәк, дигән фикер яңгыраш тапты утырыш ахырында.

Роза Искәндәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев