Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районына РФ Дәүләт Думасы депутаты килде

Эш сәфәре белән безнең районга Рәсәй Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Азат Ягъфәров килде.

Азат Ягъфәров Ютазы районы башлыгы, «Бердәм Рәсәй» партиясенең урындагы бүлекчәсе рәисе Аяз Шәфыйгуллин белән очрашты. Үзара әңгәмә вакытында алар районда башкарылган эшләргә һәм якын киләчәктә планлаштырылган эш-бурычларына тукталды, шулай ук районның һәм гомумән республиканың социаль-икътисади үсеш мәсьәләләре турында фикер алышты. Бүгенге көндә иң мөһим темаларның берсе булып — махсус хәрби операцияга бәйле мәсьәләләр һәм аларны бергәләп хәл итү юлларын табу тора. 

Ахырда Азат Ягъфәров район җитәкчелеге вәкилләренә лаеклы бүләкләр тапшырды. 

Законнар чыгару эшчәнлегенә керткән саллы өлеше, озак еллар намуслы хезмәте, һөнәренә тугрылыгы, югары һөнәри сыйфатлары һәм кимчелексез эше өчен Рәсәй Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде: 

— Аяз Шәфыйгуллин, Ютазы муниципаль районы башлыгы, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең урындагы бүлекчәсе рәисе; 
— Марьяна ХАРИСОВА, Ютазы муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе.

Роза Искәндәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев