Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районында менә дигән әбиләр яши

Район мәдәният йортында Рәсәй Федерациясендә Гаилә елы кысаларында «2024 елның иң шәп әбисе» дигән гадәти булмаган бәйге узды.

Районның иң булдыклы әбиләре кайсыларының иң шәп әби булуын күрсәтү өчен зур сәхнәдә очрашты.

Бәйгедә катнашучыларның һәрберсе берничә сынау үтте. Алар үзләренең аш-суга осталыкларын, киң белемле булуларын тәкъдим итеп, үзләрен иҗади яктан да ачтылар. Катнашучылар тамашачыларны үзләренең тормыш тарихлары белән таныштырды, сөекле тормыш иптәшләре, балалары һәм оныклары турында бәянләде.
Бәйгечеләрнең балалары һәм оныклары да бергә сәхнәдә чыгыш ясап, җырлады, биеде, шигырьләр сөйләде.

Чараның бер өлеше «Гаилә кыйммәтләре» дип аталган конкурс булды, аның кысаларында катнашучылар буыннан — буынга мирас итеп тапшырыла торган гаилә ядъкәрләре — китап, көндәлекләр, Коръән китабы, шәл, күлмәк, кул эшләре турында дулкынланып сөйләде.

Район мәдәният йорты башкаручылары һәм иҗади төркемнәре тамашачыларны һәм бәйгедә катнашучыларны чыгышлары белән сөендерде.
Һәр катнашучы үзенчәлекле һәм кызыклы иде, жюри әгъзалары җиңүчеләрне сайлап кына калмады.

«Супер әби» исеменә Иске Урыссу авылыннан Мәүлидә Рәфыйкова лаек булды, аңа шулай ук «Сәхнә остасы» исеме бирелә.

Чара ахырында конкурста катнашучыларның барысы да дипломнар һәм бүләкләр алды. Әйе, чынында исә, безнеңрайонда менә дигән әбиләр яши бит!

Анастасия МИХАЙЛОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев