Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ютазы районында модульле патологоанатомия бүлеге булырга тиешме?

Бу сорауга районга эш визиты белән килгән ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин уңай җавап бирде.

Министр район башкарма комитеты утырышлар залында очрашу үткәрде, анда район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин һәм башка район җитәкчелеге вәкилләре, Урыссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы Светлана Шакирова, фельдшерлар, табиблар, җирлек башлыклары, районның иҗтимагый оешма вәкилләре һәм башкалар катнашты.

— 20 мең кеше яши торган төбәк өчен, — дип билгеләп үтте Марсель Миңнуллин, — вафат булган туганы гәүдәсен башка районда ачып яру процедурасын үткәрүгә бәйле мәсьәлә, әлбәттә, проблема. Шуңа күрә дә без халык хәленә керәбез, әлеге мөрәҗәгатьне хуплыйбыз һәм 2025 ел планына, һичшиксез, сезнең районда модульле патологоанатомик корпус төзүне кертәчәкбез. Өстәвенә, үзегездә үк тиешле кадрлар да бар.

Очрашу барышында министр Урыссу үзәк район хастаханәсе, фельдшер-акушерлык пунктлары эшчәнлегенә җентекле тукталды, халыкка сыйфатлы һәм вакытында медицина ярдәме күрсәтүнең мөһимлегенә басым ясады. Безнең төп максат, дип ассызыклады Миңнуллин, — алдан кисәтү, авыруларны мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау һәм тиешле дәвалау чараларын билгеләү, ягъни мәсәлән үлем очракларын киметү һәм халык гомерен озайту.

 Йомгаклап әйткәндә, Татарстан сәламәтлек саклау министры, район табиблары, җирле хакимият вәкилләре һәм, асылда, ютазылылар мәнфәгатеннән чыгып эш итүче иҗтимагый оешма әгъзалары арасында нәтиҗәле-файдалы сөйләшү узды.

Роза АХМАДЕЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев