Ютазылылар карамагына - күчмә савыктыру үзәге
Урыссу үзәк район хастаханәсе биләмәсендә күчмә тернәкләндерү үзәге эшли.
Заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән "Мин булдырам" дип исемләнгән үзәккә таяныч-хәрәкәт аппаратын тергезүдә ярдәм итү бурычы йөкләнгән. Исегезгә төшерәбез, үзәктә күнегүләр бушлай.
- Үзәк ике атна эшләячәк, - дип аңлатты үзәкнең җитәкчесе һәм оештыручысы Марат Ильясов, - 19 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр биредә булачакбыз. Бүген без беренче авыруларны кабул иттек һәм алар белән эшли башлыйбыз. Ягъни беренче көнне үк безгә 13 кеше мөрәҗәгать итте. Безнең үзәк узган елдан бирле эшли һәм тугыз ярым ай эчендә без Татарстан Республикасының дүрт районының җиде авылында эшләдек. 230 пациент савыктыру курсын узды, алар үз сәламәтлекләрен берникадәр яхшыртты.
Исегезгә төшерәбез, Ильясов инвалидларның һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең хәлен яхшырту өчен булдырылган тернәкләндерү аппаратлары авторы булып тора. Аның авторлык тренажерлары ярдәмгә мохтаҗлар арасында зур ихтыяҗга ия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев