Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазылылар ырынбурлыларга ярдәм итә

Оператив штаб мәгълүматларына караганда, безнең районда су ташкынына бәйле хәл тотрыклы, Ык һәм Димскәй елгалары ярларыннан чыккан, әмма бу кискен-хәвефле түгел.

Шул ук вакытта Русиянең 40 төбәгендә катлаулы су ташкыны күзәтелә. Кечкенә һәм зур елгалар боздан кискен арына һәм ярларыннан чыга башлаган. Ырымбур өлкәсендә дә аяныч күренеш: монда көчле су агымы үз юлында очраган бөтен нәрсәне агызып китә, ә су кимәле шәхси йорт түбәләренә кадәр күтәрелә. Су астында тулы авыллар, микрорайоннар, дача бистәләре калган.

Ырымбур өлкәсенең зурлыгы буенча икенче шәһәре Орскийның исә шактый өлеше әле дә гаять зур су катламы белән капланган. Күпчелек шәһәр урамнары буйлап бары тик көймәдә яки гадәттән тыш хәлләр министрлыгының йөзү чараларында гына хәрәкәт итәргә мөмкин. Су басудан зыян күрүчеләргә җиңелдән түгел, әлбәттә…
Атналык киңәйтелгән киңәшмә вакытында район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин ютазылыларга Ырымбур өлкәсендә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтүләрен сорап мөрәҗәгать иттте. «Без Баулы районы белән берлектә бу атнада эчәргә яраклы су һәм гуманитар йөк җибәрәбез», — диде ул.

Юлия Дәүләтбаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев