Кадерле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, ютазылылар һәм килгән кунаклар!
Район депутатлар Советы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне Җиңү көне белән котлыйм!
Бүгенге бәйрәм ватаныбызны саклап, үз исемнәрен данлаган һәм мәңгеләштергән ата-бабаларыбыз хөрмәтенә. Алар чиксез батырлык һәм зур корбаннар бәрабәренә кешелекне нацизмнан коткардылар.
Безнең өчен Россиядә Ватанны саклаучылар турында истәлек — изге, без аны йөрәкләребездә саклыйбыз. Сугыш корбаны булган һәркемнең якты истәлеге алдында баш иябез, әби-бабалары, әти-әниләре, ул-кызлары, тормыш иптәшләре, апа-сеңелләре, туганнары һәм дуслары истәлеген хөрмәт итәбез.
Ватаныбыз язмышында хәлиткеч урын алып торган сугышлар һәрвакыт Ватан сугышына, халык сугышына әйләнә. Без ата-бабаларыбызның васыятьләренә тугры, аларның хәрби, хезмәт һәм әхлакый казанышларының югарылыгына лаеклы булуның нәрсә икәнен ачык аңлыйбыз.
Бүгенге көндә цивилизация яңадан хәлиткеч борылыш чигендә тора. Ватаныбызга каршы чын сугыш башланды, әмма без халыкара терроризмга каршы торырга, Донбасста яшәүчеләрне якларга, үз иминлегебезне тәэмин итәргә әзербез.
Без махсус хәрби операциядә катнашучылар, үз тормышлары бәрабәренә алгы сафта сугышучылар, фронтны тәэмин итүчеләр, яраланганнарны коткаручы һәркем белән горурланабыз. Бүген илебез иминлеге сездән тора, Ватаныбызның һәм халкыбызның киләчәге сезгә бәйле. Сез хәрби бурычыгызны намус белән үтисез, Россия өчен көрәшәсез. Гаиләләрегез, балаларыгыз һәм дусларыгыз сезгә ышаналар һәм исән-сау әйләнеп кайтуыгызны көтәләр.
Бөтен ил геройларыбызга ярдәм итәр өчен берләште, барысы да сезнең өчен дога кылалар.
Бүген һәр гаиләдә Бөек Ватан сугышында катнашучыларны хөрмәтлиләр, туганнарын, геройларын искә алалар, хәрби мемориалларга чәчәкләр салалар.
Сугыш кырларында һәлак булган, ачлыктан һәм михнәттән үлгән миллионлаган ватандашларыбызны оныту мөмкин түгел. Сугыш елларында Ютазы җире үзенең иң яхшы 3000гә якын улын югалта. Без аларның якты истәлеге алдында башларыбызны түбән иябез.
Без алгы сызыкта һәм тылда җиңүне якынайткан, балачагын сугыш көйдергән, үз җилкәсендә дәһшәтле еллар авырлыгын күтәргән һәркемгә тирән хөрмәт һәм рәхмәт белдерәбез.
Без сугыш кырларында һәлак булганнарны, концлагерьларда һәм гестапо төрмәләрендә җәзалап үтерелгәннәрне, ачлыктан һәм михнәттән һәлак булганнарны искә алып, башыбызны түбән иябез. Тыныч вакытта йөрәкләре тибүдән туктаган ветераннарны ачынып хәтергә алабыз. Аларның рухын үз яныбызда тоябыз.
Җиңү көне безне берләштерә һәм теләсә нинди сынаулар алдында җиңелмәслек итә. Безнең элекке һәм хәзерге каһарманнарыбыз — бер сафта! Аларның батырлыгы Россия тарихында мәңгелек.
Мин сезгә ихлас күңелдән тынычлык, сәламәтлек һәм иминлек телим! Үлемсез даныгызның Мәңгелек уты гасырлар дәвамында сүнмәсен! Мәхәббәтебезне һәм рәхмәтебезне, соклануыбызны һәм хөрмәтебезне кабул итегез. Без сезнең белән горурланабыз.
Бәйрәм белән!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев