Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кайчандыр пионерларның, ә хәзер инде пенсионерлар башлыгы ул

Ташкичү авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Гөлсинә Шакирҗанова 69 яшендә дә гаҗәеп оештыру сәләтен югалтмый.

Якташыбыз хезмәт юлын Кече Урыссу мәктәбендә пионер вожатые сыйфатында башлый.

Исегезгә төшерәбез, Ташкичү авыл җирлегенә Кече Урыссу, Таш Кичү, Биек Тау һәм Хөррият авыллары керә. Гөлсинә Шакирҗанова чыгышы белән Ютазы авылыннан. Мәктәп елларында ук ул тантаналы линейкада мәктәп формасына кадаган биш очлы октябрят йолдызчыгы белән ихластан горурлана. Ә пионерга кабул ителү соң! Үзе бер гаҗәеп хис-тойгы! «Галстук бәйләдеңме, сакла син аны: ул бит Кызыл Байрак белән бер төстә…Пионер галстугы — аннан да кадерлесе юк! Яшь каннан ул тагы да кызылрак тоела…» Совет шагыйре юлларын ул чакта һәр пионер белә һәм кинәнеп кабатлый. Ә югары сыйныфларда инде комсомолга керү вакыты җитә. «Комсомоллар — тынгысыз йөрәкләр, комсомоллар барысын да ахырынача җиткезә. Дуслар, алга, безне тормыш чакыра! Туган илебез чәчәк ата!» Әйе, ул чор буынның яшәешкә, үз Ватанына кирәклегенә, нәкъ менә аны — җилкәләрен киң-кыю җәйгән яшь кешене — тормыш бөек батырлыкка түгел икән, яхшы эшләргә мотлак чакырганлыгына катгый ышанычы һич какшамас, ныклы була.

Яшь Гөлсинә өчен дә әлеге өндәмәләр буш сүз, ә байраклар төссез бер чүпрәк түгел. Алар бүген дә аның күңелендә уңмый, уңармый. Хәтта вакыт узгач та, илне үзгәртеп кору һәм кыйммәтләрне яңадан бәяләү чоры шаһиты булса да, ул балачакта башлангыч алган төп тормыш кагыйдәләренә тугры кала. Асылы гади һәм аңлаешлы: «Намуслы яшә, эшсөючән бул, кешеләргә файдалы булырга тырыш». 1973 елда Кече Урыссу мәктәбендә пионер вожатые сыйфатында эш башлаган якташыбыз, вакыт узу белән укучыларга физкультура, география, биология укытырга керешә. Һөнәри белемне хезмәт урыныннан аерылгысыз ала. Соңрак аны балалар бакчасы мөдире итеп билгелиләр, 29 ел гомере шунда үтә.

Әлбәттә, гаилә дә кора. Ире шушы төбәктән, нефть тармагында эшләгән. Кызганычка каршы, иртә вафат булган. Ирле-хатынлы 46 ел тату гомер кичергән. Өч бала үстергәннәр. Аяныч, каты авыру олы улларын да вакытсыз гүр иясе итә… Ике кызлары гаиләләре белән Түбән Камада яши. Еш кына әниләре янына кайталар, хуҗалыкта ярдәм итәләр. Әмма үзеңне өй мәшәкатьләре белән генә чикләү Гөлсинә Әгъләметдин кызына хас түгел. Ул инде ун елдан артык урындагы ветераннар хәрәкәте эшен җитәкли.

— Ә авылда сәнәгать ветераннары күпме? — әңгәмәдәшемә сорау бирәм.

— «Авылы белән» ветераннар дип әйтергә була, — ди ул. — Әлбәттә, пенсионерлар яшьләрдән күбрәк.

— Мәктәптә, балалар бакчасында укытырлык һәм тәрбияләрлек сабыйлар бармы?

— Бар, әлбәттә. Мәктәпкә 17 укучы йөри, балалар бакчасына — 11.

— Кыскача әйткәндә, Сезнең иҗтимагый эш нидән гыйбарәт?

Җаваптан ачыкланганча, бу эшчәнлек чыннан да күпкырлы икән. Беренчедән, биредә ветеран юбилярларны котлау гадәткә кергән. Аннары үзенчәлекле вокал һәм фольклор ансамбльләре, алар үткән елларның милли асылын-бизәген сүндерергә мөмкинчелек бирми. Һәм янә дә өлкән буын вәкилләре мәдәният, мәгариф учреждениеләре, мәчет белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Әгәр чараларның һәм репетицияләрнең күпчелеге авыл мәдәният йортында уза икән, аэробика дәресләре (юк, сез ялгыш ишетмәдегез, Ташкичү пенсионерлары акыллы гына түгел, җитез һәм көр күңелле дә) мәктәп стеналарында уза.

— Җәй көне скандинав йөрешен туктатып торабыз, -дип елмая Гөлсинә ханым, — бакчада эш күп. Ә кыш көне яңадан йөри башлыйбыз.

Билгеле, махсус хәрби операциягә бәйле мәсьәләне читләтеп үтү дә мөмкин түгел.

— Бездән дүрт егет махсус хәрби операциядә хезмәт итә. Күптән түгел ялдан соң Илдар Шәйхуллин үз частенә китте. Тиздән аның икетуганы Илмир Шәйхуллин кайтырга тиеш. Хезмәт итү дәверендә ике тапкыр Нәфис Хөсәенов кайтып китте. Ялга кайткан егетләр өчен күчтәнәч пакетлар әзерлибез. Узган ел мәчет Корбан бәйрәмендә җыелган акчаларны да сугышчыларыбызга гуманитар ярдәм сыйфатында бүлеп бирде. Окоп шәмнәре өчен банкалар җыябыз, аларны Иске Урыссуга илтәбез. Йон эрлибез, оекбашлар бәйлибез…

Сүз уңаеннан. Дәүләт башындагылар, СССР таркалгач, үсеп килүче буынны тәрбияләүдә рухи бушлык барлыкка килүен таный. «Бердәм Русиянең Яшь Гвардиясе», «Юнармия», ә күптән түгел «Русия Бөркетләре» һәм «Беренчеләр Хәрәкәте»… Әлеге оешмалар октябрят, пионерия һәм комсомол алмашчылары була алырмы — анысын инде вакыт күрсәтер.

Роза Әхмәдиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев