Камаудагы Ленинград: тарихтагы дәресләрне өйрәнәбез
«Атлант» яшүсмерләр-яшьләр клубында Ленинград блокадасы өзелгән көнгә багышланган «Сыйныфтагы очрашу» узды.
Гади халык һәм сугышчылар 872 көн дәвам иткән кырыс сынауларны батырларча үткән, түзгән. Чараның максаты шул коточкыч чорларны кичергән кешеләрнең батырлыгын һәм ныклыгын искә төшерү иде. Балаларга Ленинград халкының батырлыгы, кечкенә ленинградлыларның блокададагы шәһәрдә ачлык һәм салкынлык белән көрәшүләре хакында сөйләде. Сугышның беренче көннәреннән үк өлкәннәргә ярдәм итәргә тырыша алар да: фронтка киткән ата-аналары урынына станок артына басалар, оборона ныгытмалары төзиләр, яралыларны тәрбиялиләр, патроннар һәм снарядлар ясау өчен кирәкле металл калдыклары җыялар.
Очрашуның мактаулы кунагы - «сугыш чоры баласы» категориясенә кергән педагог-ветеран Алла Афанасьевна Федорова. Ул балаларны блокада кичергән кешеләр турындагы тарихи фактлар белән таныштырды, бүгенге көнгә кадәр кешеләр хәтереннән җуелмаган куркыныч көннәрне искә төшерде. «Сыйныф очрашуы» нда катнашучылар әлеге тарихи дөресне хәзерге буын хәтерендә саклап калуны һәм аны киләчәк буыннарга тапшыруны үзләренең бурычы дип саный.
Кристина ЗОЛОТУХИНА,
"Беренчеләр хәрәкәте" нең урындагы бүлекчәсенең «Медиа-коммуникацияләр " юнәлеше лидеры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев