Казанда республика сәнәгать предприятиеләренең үсеше турында сөйләштеләр
Казанда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Михаил Юрин белән очрашуы узды.
Очрашуда республиканың сәнәгать предприятиеләре, аерым алганда, аз тоннажлы химия өлкәсендә үсеше турында фикер алышынды. Шулай ук, яклар тармакка дәүләт ярдәме чаралары һәм перспективалы инвестиция проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә тукталдылар.
Очрашу Татарстан Хөкүмәте Йортында узды, дип хәбәр итте республика Рәисе матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев