Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Немец әсирлегендә булган ул

Ютазы авылында яшәүче хөрмәтле ветераныбыз — Бөек Ватан сугышында катнашучы Мөхтәрәмә Хәертдинова 105 яшьлек юбилеен билгеләде

Бу олы яшьтәге хөрмәтле ветераныбызның тормыш тарихы белән укучыларыбыз яхшы таныш. Гәзит битләреннән без аның турында күп тапкырлар сөйләдек. Бу аңлашыла да, чөнки районда аның кебек озын гомерле, Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кыз башка юк, шуңа күрә Мөхтәрәмә апаның туган көне аның шәхси бәйрәме генә түгел, ә гүзәл затның нинди генә авырлыкны да җиңә алуына, яшәү дәртен югалтмауга һәм бүгенге көнгә кадәр якыннары өчен сөекле кеше булып кала алуына соклану көне дә. Мөхтәрәмә Хәертдиновнаның данлы юбилее көнне без ул үткән авыр тормыш сукмакларын искә төшермичә булдыра алмадык.

Азнакай районының Кәкре Елга авылында Мөхтәрәмә күп балалы гаиләдә сигезенче сабый булып дөньяга килә. Белемгә омтылучан зиһенле кыз мәктәптә бик яхшы укый. Җидееллык мәктәпне тәмамлый. Белемле, җитез хезмәткәр кайда да кирәк. Менә аны да районда орлык лабораториясенә билгелиләр — башта лаборант итеп, аннары мөдир була.

Эшендә үзен яхшы яктан күрсәткән кызны ул вакытта районда бердәнбер машина-трактор станциясендә күреп алалар. Биредә ул секретарь-машинист булып эшли. Сугыш барган чор. Аны 1943 елның 10 гыйнварында фронтка чакыралар. Санинструктор булып дүртенче Украина фронтының танкка каршы артиллерия полкы составында хезмәт итә.
«1944 елның көзендә составында 360 кеше исәпләнгән батарея Киевтан ерак түгел урнашты, — дип сөйли Хәертдинова. — Ул вакытта Украина башкаласы өчен канкойгыч сугышлар барды. Бомба шартлаган тавышлар безгә кадәр килеп җитә иде. Үзебезнең участокта без траншеялар казыдык, дошманны каршы алырга хәзерләндек. Әмма бер мизгел эчендә аяк асларыбызда җир тетрәде — өстән бомбалар ява башлады, бөтен нәрсә шартлап югарыга очты. Һавада кара төтен таралмыйча торды. Беркем дә — үзебезнекеләр дә, дошман да күренми. Окоплардан башларны да күтәреп булмый. Мин бары үземнең соңгы секундымны гына көтеп тордым…

Бервакытны бераз тынычланды. Аннан соңгы тагын да коточкычрак иде — безнең окопларга табан танк колоннасы килә башлады. Ут ачып, ул окоплар буйлап узды. Мин ничек исән калганмындыр, акылыма сыймый. Автомат тоткан илбасарлар безне — тереләрне аякка басарга мәҗбүр иттеләр. Җиделәп кеше исән калган иде. Без, бәхилләшеп, бер-беребезнең кулларын кыстык. Безнекеләрнең калганнары үлгән, яраланганнар, җәрәхәтләнгәннәр окопларда ятуын дәвам итәләр иде. Мылтык көпшәсе төбәп, безне каядыр алып киткән вакытта ни өчендер артыма әйләнеп карадым. Немец танклары окопларны җир белән тигезләп калды.

Бер атна җәяү бардык. Әле бер сарайда төн кунабыз, әле икенчесендә. Аннары товар вагоннарына төяделәр һәм безгә билгеле булмаган юнәлештә алып киттеләр. Германиягә булып чыкты. Барган вакытта безгә үз ризык калдыкларын конвоирлар ыргытты. Кулына икмәк кисәге эләккән әсир аны башкалар белән бүлешә иде. Лагерьга килеп җиттек, чәнечкеле тимерчыбыклар артында безнең хәрби әсирләр яткан госпиталь урнашкан икән.

Безне, өч хатын-кызны әлеге госпиталь кухнясында эшләү өчен сайлап алдылар. Ничектер, калдыкларны түккәндә, шинель кигән кеше күреп алдым: ул калдыклар өеменнән котелогына, тирә-юньгә карангалап, бәрәңге кабыклары һәм кәбестә яфраклары сала иде. Мине күргәч, туктап калды. Әйбәтләбрәк карасам, ул минем якташым, нефтебаза мөдире Мөсәлим булып чыкты. Без бер-беребезгә якын килергә курыктык. Шулай күз яшьләребезне тыеп басып тордык. Аннары мин аны өстәмә рәвештә ашата башладым.

Бервакыт безне тезеп куйдылар. Минем янга аксак, зур гәүдәле алман хатын-кызы килде һәм чабуымнан тартты. Бу үзе артыннан барырга кушуны аңлата иде. Шулай итеп мин җир биләүче алпавытларга эләктем. Эшләдем, безне әйбәт кенә ашаттылар, начар мөнәсәбәт күрсәтмәделәр. Әле хәтеремдә, поляк һәм белорус әсирләре сыерларны саву аппараты белән сава иде. Ә бу вакытта без яшәгән авылга союзниклар керде. Без ату тавышлары ишетмәдек, шуңа күрә танк люкларына утырган америкалыларны күрү сәер тоелды — алар урам буйлап шау-гөр килеп, җыр җырлап баралар иде. 1945 елның 9 маена кадәр без лагерь территориясендә булдык. Аннары безне Виттенберг шәһәренә алып киттеләр, анда безне табиблар тикшерде, кием һәм „иленә кайтарырга“ дигән белешмә бирделәр. Хәтеремдә, Эльба аша салынган җимерек күпердән җәяү үттек. Дүртешәр кеше бардык, ике яктан конвоирлар. Күпер селкенеп тора иде, суга төшеп китәрбез кебек тоелды. Нәкъ менә бу вакытта үләсе килмәгән иде шул.

Туган авылына мәкаләбез каһарманы 1945 елның 29 сентябрендә кайтып төшә. Әмма озак шатланырга туры килми. Хәрби әсир булганы өчен аны эзәрлекли башлыйлар. Балалар бакчасына эшкә урнаша, бер атнадан соң эштән азат итү турында мәгариф бүлегеннән боерык килә. Әсирлектә булган кызны беркем дә эшкә алырга җөрьәт итми. Ул Урта Азия якларына чыгып китә. Укытучы булып эшли, тормышка чыга.

Хөрмәтле юбилярны котларга район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, аның урынбасары Закуан Ильясов, район Советы аппараты җитәкчесе Марьяна Харисова, Ютазы авыл җирлеге башлыгы Ләйсән Хәйруллина, район ветераннар советы рәисе Гүзәл Латыйпова, районның Көмеш волонтерлары җитәкчесе, күп еллар районның ветераннар оешмасын җитәкләгән Зоя Глушкова, авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Фәния Әхмәтшина һәм башкалар килде.

Сүз уңаеннан. Безнең районда Бөек Ватан сугышында катнашучы булган бүгенге көндә исән өч ветеран яши: берсе Урыссу бистәсендә, икенчесе Бәйрәкә авылында һәм өченчесе, безнең хикәя каһарманы, Ютазы авылында яши. Юбилярны котларга килүчеләр барысы да Мөхтәрәмә Хәертдиновна белән 9 Майда — Бөек Җиңү көнендә очрашырга дип сүз куешып аерылыштылар. Амин!

Роза Искәндәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев