Районның сәнәгать мөмкинлекләре кимемәгән
2025 елда году НДФЛның 100 процент салымы районда калачак.
Бу хакта «Электросоединитель» акционерлар җәмгыятенең хезмәт коллективы белән очрашуда район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин хәбәр итте.
Район башлыгы – муниципалитетның төп бурычлары турында
Завод эшчәннәре белән очрашуда тормыш тәэминаты хезмәтләре җитәкчеләре катнашты. Район башлыгы, районның тормыш эшчәнлегенең төп мәсьәләләренә тукталып, районыбызда республиканың җәмәгать программаларының чәмле кертелүен һәм тормышка ашырылуын билгеләде. Бу муниципалитетның район бюджетыннан кала бюджеттан тыш чараларны җәлеп итүен аңлата.
- Ел саен программалар тормышка ашырылганда акча район бюджетына караганда күпкә артыграк үзләштерелә, - дип ассызыклады Аяз Шәфыйгуллин. – Өстәвенә, НДФЛ акчасыннан тулысынча файдалану безгә иҗтимагый яктан әһәмиятле мәсьәләләрне тагын да күбрәк финанслау мөмкинлеге бирә. 2025 ел планнарында - Урыссуның 2нче мәктәбен, Урыссу балалар сәнгать мәктәбен һәм район мәдәният йортын капиталь ремонтлау. Әлбәттә, район мәдәният йортына 400 урынлык янкорма төзү зарурлыгы да өлгерде. Бәлки, 2026 елга тиешле программага керә алырбыз. Быел исә РДКның төп бинасын капиталь ремонтлау эшләре башланды. Шулай ук 2025 елга планнарда – күпфатирлы йортларны, Бәйрәкә һәм Ютазы авылларында амбулаторияләрне капиталь ремонтлау. Төп мәсьәләләргә йомгак ясап, район башлыгы Ютазы районының авыл хуҗалыгы гына түгел, сәнәгать төбәге булуын да ассызыклады. Ул районга кергән акчаның яртысының (54 процент) икътисадның сәнәгать тармагы бирүен билгеләде. Заводның хезмәт коллективы – район икътисады флагманына рәхмәт белдереп, Шәфыйгуллин районның сәнәгать мөмкинлекләре кимемәвен ассызыклады һәм залда утыручыларның сорауларына җавап бирде.
Урыссу-Каразирек юллары кайчан ремонтланачак?
Ремонт таләп итүче Каразирек юнәлешендәге юллар бүген көн кадагындагы мәсьәлә булып кала. Район капиталь ремонт программасына керә алды. Әмма анда юл түшәмәсе тулысынча ремонтланачак. Әлегә исә өлешчә генә: Урыссу яклап, «заправка»дан Каклыкүлгә кадәр ремонт таләп ителгән юллар 4 километр 100 метр тәшкил итә. Бу «Асфальт өстенә асфальт» ише тапталган ысул гына булмаячак, юлның бу өлешен тулысынча камилләштерү күздә тотыла. Карьердан даими комташ һәм ком ташучы күләмле йөк машиналары яңартылган юлларны вата-җимерә алмасын өчен. Димәк, капиталь ремонтка финанс ярдәме дә тиешле дәрәҗәдә булачак.
Күпфатирлы йортларның фасадларын җылыту турында
Күпфатирлы йортлар – йортта яшәүчеләрнең милке. Капиталь ремонт эшләренең төрен (фасадны җылыту, нигезне ныгыту, түбәне яңарту яисә инженер коммуникацияләрен алыштыру) күрсәтеп, программага нинди йортлар керәчәге, идарәче оешмалар җитәкчеләре катнашлыгында, йортта яшәүчеләрнең гомум җыелышында хәл ителә. Урыссу бистәсендә бу - ТСЖ һәм Идарәче компания. Әлеге җыелышта шулай ук йорт хуҗаларының акчасы булу-булмау билгеләнә. Исегезгә төшерәбез, күпфатирлы йортларда уртак милекне капиталь ремонтлауга чыгымнар капиталь ремонт фонды (йортта яшәүчеләрнең акчалары), республика бюджеты һәм төбәк бюджеты акчалары исәбенә финанслана. Әле районда, димәк, күпфатирлы йортларда яшәүчеләр арасында, алдагы өч – 2026, 2027 һәм 2028 елларга күпфатирлы йортларга капиталь ремонт программасы эшләнә. Бу программага нинди йортлар керәчәге йортта яшәүчеләр карарына бәйле. Һәр фатир хуҗасының тавышы ТСЖ рәисләренә ишетелсен өчен гомумйорт җыелышларында катнашу зарур. Идарә, шул исәптән йорт буенча өлкән вәкил имзасы белән тамгаланган тиешле документка кертелүче карарлар нәкъ шул җыелышларда кабул ителә. Район башкарма комитетына җибәрелгән шушы документ нигезендә район җитәкчелеге эш башкаручы оешма билгели. Ул капиталь ремонтны вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарырга бурычлы.
Урыссу үзәк район хастаханәсендә ни өчен хирургия кабинеты өченче катта?
Урыссу үзәк район хастаханәсе мәгълүматлары буенча, хирургия бүлекчәсен беренче катта урнаштыру өчен мәйдан җитми. Хирургия тулы куәтенә эшләсен өчен дүрт кабинет кирәк. Санитария-эпидемиология таләпләре һәм нормаларына ярашлы рәвештә, беренче катта процедура кабинеты һәм ашыгыч медицина ярдәме кабинеты урнашырга тиеш. Әле эшләп килгән хирургия кабинетында СанПиНда каралган барлык тиешле җиһазлар да бар. Урыссу поликлиникасы эше шул рәвешле көйләнгән ки, аз хәрәкәтләнүче пациент мөрәҗәгать иткәндә өченче катка күтәрелү зарурлыгы юк – барлык эш беренче катта ашыгыч ярдәм кабинетында башкарыла.
Су сыйфаты һәм басымы белән каршылыклар
Урыссу бистәсендә дә, тоташ районда да суүткәрү линиясе – Советлар Союзыннан калган мирас. Суүткәргеч торбалар озак файдалану нәтиҗәсендә тузган, коррозия белән капланган, бу исә аларның я бер участокта, я икенчесендә тишелүенә китерә. «Урыссу-Водоканал» җәмгыяте бу кимчелекләрдән кулыннан килгәнчә арына билгеле, әмма бу гына мәсьәләне тулысынча хәл итә алмый. Муниципалитет су тәэминатының 21 километр челтәрен яңартуга гариза бирде. Бәясе – 95 млн сум. Эчәргә яраклы суның сыйфатына килгәндә, чистарту корылмаларын капиталь ремонтлау мәсьәләсе күптән күтәрелде. Проект документлары әзер. Эш бәясе - 495 млн сум. 2025 елга республика 100 млн сум акча бүлә. Димәк, эш этаплап башкарылачак. Тоташ алганда, су тәэминаты, шул исәптән су басымы мәсьәләсе көнүзәк булып кала. Әмма ул үз агымына куелмаган. Су басымын арттыру өчен басымны көйләү җиһазы, үткәрү мөмкинлеге зур булган насослар сатып алынган. Бүгенгә алты насос эшли, өчесе алмаш.
Бүләкләү тантанасы
Ватанпәрвәр, кыю һәм тәртипле Ватан сакчысы, махсус хәрби операциядә хәрби бурычын намус белән үтәүче ул тәрбияләгән өчен яугирнең әти-әнисе – Роза Риф кызы һәм Ринат Ришат улы Шакировларга район башлыгының Рәхмәте тапшырылды.
Махсус хәрби операциядә катнашкан яугирләргә риясыз ярдәм күрсәткәне өчен «Электросоединитель» акционерлар җәмгыятенә (җитәкчесе Рәшит Нәбиуллин) Ютазы районы башлыгының Рәхмәте тапшырылды.
.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев