Рамазан аена аяк бастык
Мөселман дөньясы Рамазан аена аяк басты. Кичә, ястү намазыннан соң, мәчетләрдә беренче тәравих намазлары укылды. Бүген уразаның тәүге көне.
1 майда – уразаның соңгы көне, 2 майда – Ураза бәйрәме билгеләнеп үтелә.
Татарстан Диния Нәзарәте мәгълүматлары буенча, быел фитыр сәдакасы күләме – 150 сум, фидия сәдакасы - һәрбер көн өчен 300 сум күләмендә билгеләнгән.
Фитыр сәдакасы - мохтаҗларга бирелә. Фитырны гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли. Ир бала балигъ булуга, фитырны үзе өчен үз кеременнән түләргә омтылырга тиеш. Андый мөмкинлеге булмаган очракта, бу бурыч гаиләдәге башка ир-атлар өстенә төшә.
Фидия – ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака. Рамазан аенда ураза тота алмаган кешеләр уразаларын башка айларда тота ала, уразаны бөтенләй тота алмаганнар исә фидия сәдакасы түләргә тиеш була.
Сәхәр ашаганнан соң уразага ниятләү догасы:
“Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләһи Тәгалә. Әмиин”. (Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен ихласлык белән, таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр, Рамазан ае уразасын тотарга ният кылдым).
Ураза тотып, авыз ачкач укыла торган дога:
“Аллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәңтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү”. (Әй Аллаһым, шушы уразамны Үзеңнең ризалыгың өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм фәкать бер Сиңа гына бөтен эшләремне тапшырдым. Син биргән ризык белән ифтар кылдым. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка).
Ихластан тоткан уразаларыбыз кабуллардан булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев