Ранис Фәйзуллин Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары итеп билгеләнде
Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифовның яңа урынбасары итеп Ранис Фәйзуллин билгеләнде, диелә министрлык сайтында.
Яңа урынбасарның биографиясе ведомство сайтында әлегә юк, әмма моңа кадәр ул «Татавтодор»ның техник директоры урынбасары вазифасын биләгән.
Яңа урынбасардан тыш, Хәнифовның беренче урынбасары Лилия Сәфиуллина, шулай ук урынбасары Марат Хисаметдинов бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев