Район авылларында Бөек Ватан сугышы каһарманнары хөрмәтенә куелган һәйкәл һәм обелискларны тәртипкә салачаклар
Авылларда Бөек Ватан сугышы каһарманнары хөрмәтенә куелган һәйкәл һәм обелискларны тәртипкә китерү өчен 400 мең сум күләмендә акча таләп ителә.
Моның турыда бүлек һәм оешма җитәкчеләре белән узган киңәшмәдә район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова хәбәр итте. Район авылларында барлыгы 17 һәйкәл исәпләнә, шуларның күбесендә диярлек ремонт эшләре уздырырга кирәк. Бу - һәйкәлләрне буяу, исемлекләрен яңарту, фундаметларын ремонтлау, коймаларын яңарту кебек эшләр. Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов әлеге чараларның күбесен агымдагы елда ук башкарып чыгу зарурлыгын ассызыклады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев