Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Район халкына уңайлыклар ничә сумга төшә?

Агымдагы елда төзелеш эшләренә һәм район объектларын капиталь ремонтлауга 500 миллион сумга якын акча юнәлтелгән.

Иң күп сумма - балалар өчен

Районның төп төзелеш мәйданчыгы быел Урыссу бистәсенең Солнечный микрорайонында җәелдерелгән. Биредә, моңа кадәр хәбәр иткәнебезчә, яңа мәктәп төзелеше алып барыла. Аны салуга 287 миллион сум бүлеп бирелгән. Хәзерге вакытта, инфраструктура үсеше бүлеге мәгълүматлары буенча, кирпечтән соңгы өченче кат тергезелә һәм бер үк вакытта эчке отделка, инженер челтәрләргә тоташу һәм территорияне төзекләндерү эшләре алып барыла. Бу эшләрнең яртысына якыны башкарылган дигән сүз. Объектны эксплуатациягә тапшыру елның соңгы көненә планлаштырылган. Ә менә балалар паркын реконструкцияләү, гамәлдә, тәмамланган. Эшләр биредә 92 процентта башкарылган. Федераль үзәктән һәм республика чыганакларыннан әле ял зонасын оештыруга 25 миллион сум акча юнәлтелгән.

Йортларда җылырак, урамнарда яктырак

Урыссулыларга быел кышын җылылык һәм якты урамнар тәэмин ителәчәк. Республика Хөкүмәте тарафыннан күп фатирлы йортларны җылытуга 47 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Агымдагы елда биш күп фатирлы йорт фасады җылытылачак. Моннан тыш, торак йортларда цокольләрне җылыту башкарыла, подвал биналарында су белән тәэмин итү һәм су чыгару торбалары җылытыла. Шулай ук подъезд ишекләрен һәм тәрәзәләрен алыштыру буенча эшләр алып барыла. 2017 елда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау төбәк программасын тормышка ашыруга 14 торак йорт җәлеп ителгән. Аларның барысының да түбәләре ремонтланган, икесендә инженер челтәрләре алыштырылган. Гражданнарны авария торагыннан күчерү программасы буенча Фәнис Кәримов урамындагы 24 фатирлы йорт эксплуатациягә тапшырылган. Шулай ук Төзелеш тыкырыгы буенча 45 фатирлы йортны төзү тәмамланган, кайбер кимчелекләрдән арынасы калган. Тиздән Восточная урамын һәм Урыссу урамының калган өлешен яктырту буенча эшләр башланачак.

Цивилизацияне - авылга

Ел саен авыл җирендә тормыш дәрәҗәсе яхшыра. Бәйрәкәтамак авылында тиздән модульле блоклы фельдшер-акушерлык пункты ачылачак. Авыл җирлегенең административ бинасына да капиталь ремонт уздырыла. Алабакүл авылында исә халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты бинасын төзү башланган. Озак еллар дәвамында районны үзләренең спорттагы казанышлары белән Ютазы чаңгычылары куандырды һәм менә аларның үзләренә дә шатланыр вакыт җитте. Ютазы кымыз белән дәвалау шифаханәсе бистәсендә 6 миллион сумлык модульле-блоклы чаңгы базасы төзелә башлады. Хәзерге вакытта базаның нигезен тергезү буенча хәзерлек эшләре бара. Ютазы авылында яшәүчеләр быел шулай ук яңартылган күп функцияле клуб кабул итеп алачак. 25 миллион сум күләмендәге чыгымнарны үз өсләренә республика нефтьчеләре ала.

Юлсызлыкка каршы көрәш юлында

Быел да юллар төзекләндерүгә шактый сумма юнәлтелгән. Унөч торак пункттагы юлларга вак таш-ком катнашмасы җәю 20 миллион сумга төшкән, биш торак пунктның ун урамында асфальт җәелгән. Район үзәгенең ун урамында урыссулыларның үзара салым программасы буенча җыелган 10,5 миллион сумга якын акчасына тротуарлар салынган. Юл фондыннан урыссудагы җиде күп фатирлы йортның ишегалдын төзекләндерүгә 6,8 миллион сум бүлеп бирелгән. Татарстан нефтьчеләре аеруча ремонтка мохтаҗ урамнарга 20 миллион сум акча юнәлткән. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү программасы буенча мәктәп автобуслары өчен борылыш мәйданчыклары төзелгән.

Су булачак

Район үзәгенең торак һәм социаль өлкәсе объектларын шәхси җылытуга күчерү су белән тәэмин итү системасын реконструкцияләүне таләп итте. Торак йортларга һәм социаль учреждениеләргә су кертүне һәм үзәк су үткәргечне реконструкцияләүне үз эченә алган беренче чираттагы эшләр башкарылган. Хәзерге вакытта Урыссу-Островский урамнары кисемтәсендәге икенче чираттагы эшләр алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев