Таш-Кичү: Интернет үткәрелгән, абонентларга тоташтырасы калган
Таш-Кичү авыл җирлегендәге халык җыены җирлек башлыгы урынбасары Алсу Зарипова җитәкчелегендә узды.
Кече Урыссу авылы мәдәният йортында 2024 елда башкарылган эшләр турында Таш-Кичү авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Зәрия Зыязова сөйләде. Аерым алганда, ул җирлек составына керүче дүрт авылда (Кече Урыссу, Таш-Кичү, Биек-Тау, Хөррият) 286 хуҗалык исәпләнә, аларда 581 кеше яши, дип билгеләп үтте.
— Узган ел белән чагыштырганда, — диде Зыязова, — бу тугыз кешегә кимрәк. Хисап елында ике сабый туа, сигез кеше үлә. Эшкә сәләтле яшьтәгеләр саны — 316, пенсионерлар −148, 14 яшькә кадәрге балалар — 57. Халык хуҗалыкларында 166 баш эре мөгезле терлек асрала, шуларның 66сы — савым сыерлары. Моннан тыш, җирлектә 70 баштан артык кәҗә һәм сарык, 11 ат бар. Узган ел Таш-Кичү халкы берничә мөһим вакыйганы билгеләп үтте. Бу Кече Урыссу авылының, шулай ук элек булган Чик — Бүләк һәм Баланлы авылларының 100 еллыгы.
Таш-Кичүдә начар Интернет-элемтә мәсьәләсе ачык кала: 2021 елда федераль программа буенча югары тизлекле Интернет үткәрелгән, әмма абонентларга тоташтырылмаган әле. Гомумән алганда, хисап елында җирлектәге барлык йөкләмәләр дә үтәлгән. Эшләр төрле программалар — үзара салым, республика программалары буенча, район бюджеты һәм грант акчалары исәбенә башкарылды. Таш-Кичү авылы өчен су белән тәэмин итү системасын үткәрү мөһим. Чишмәләрнең тирә-ягы җыештырылып, юллар төзекләндерелде, урамнарны яктыртуның өзлексез эше тәэмин ителде, Таш-Кичү янындагы чүплек бетерелде, Татарстан нефтьчеләре ярдәме белән Кече Урыссуда 40лап төп ылыслы агач үсентесе утыртылды. Җыенда катнашучылар район башлыгының игътибарын халыкның һәр мөрәҗәгатен игътибарга алып, күтәргән мәсьәләләрен вакытында хәл иткән авыл җирлеге башлыгының нәтиҗәле эшләвенә юнәлттеләр. Район башлыгы үз чиратында Таш-Кичү авыл җирлеге башлыгына рәхмәт белдерде һәм аны тәҗрибәле җитәкчеләрнең берсе дип атады, шулай ук Камил хәзрәт Абдуллинга да авыл тормышында актив катнашканы, һәр эштә дә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәтен белдерде. Җирлек территориясендә авыл хуҗалыгы предприятиесе -Тукай исемендәге җәмгыятьнең уңышлы эшләвен ассызыклады.
Залдан район башлыгына махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен утын белән тәэмин итүгә кагылышлы сорау бирделәр. Аяз Шәфыйгуллин билгеләп үткәнчә, утынга гаризалар барлыгы 154 гаиләдән килгән, шулардан 110 гаиләгә утын п кайтарылган. Бу эш җирлек башлыклары, тренерлар, спортчылар ярдәмендә башкарылды, аларның физик көче кирәк булды. Бу юнәлештәге эш дәвам итәчәк һәм барлык гаризаларны да үтәү планлаштырыла, дип билгеләп үтте район башлыгы. Әлеге вакытта районнан махсус хәрби операцияга 240 кеше киткән. Аларга гуманитар йөк туплауда һәм озатуда барлык авыл халкы турыдан-туры ярдәм күрсәтә. Район җитәкчелеге үз чиратында сугышчыларның бер генә үтенечен дә игътибарсыз калдырмый — машиналар, генераторлар, мотоцикллар җибәрә....
Җыен район башлыгы җитәкләгән бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев