Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда бер предприятие директоры салым түләүдән качуда гаепләнә

Татарстан Республикасы буенча Тикшерү комитеты урындагы «Газ-Автоматика»компаниясе җитәкчесенә карата җинаять эше кузгаткан.

Предприятие директорын бик зур күләмдә салым түләүдән качуда гаеплиләр. Җитәкчене нәрсәдә гаеплиләр? Тикшерү  буенча, 2021 елдан 2023 елга кадәр ул өстәмә салымга табыш һәм табышка салым түләүдән баш тарткан. Моның өчен ул салым инспекциясенә  15 предприятие  белән башкарылган операцияләр турында ялган документлар тәкъдим иткән. Түләнмәгән салымнарның гомуми суммасы 27 миллион сумнан артып киткән. Законга  каршы бу гамәлләр  Русия Тикшерү комитеты, Эчке эшләр министрлыгы һәм Федераль салым хезмәте оештырган уртак тикшерү барышында ачыкланган. Түләнергә тиешле салымнарны түләттерү  өчен суд карары буенча гаепләнүченең бәясе 40 миллион сумлык  автомобиле кулга алынган. Хәзерге вакытта җинаять эшенең барлык шартларын ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев