Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан яшәү ихтыяҗы күләме буенча алдынгы төбәкләр арасында

Нибары тугыз төбәк чыннан да кечкенә яшәү минимумы белән «мактана» ала, шулар исәбендә Татарстан да бар.

Биредә бу сумма 16 098 сум тәшкил итә. Русия Хезмәт министрлыгы мәгълүматларына караганда, яшәү минимумы 16,3 мең сумнан азрак булган төбәкләр тугыз.

Иң түбән "минималка" Липецк һәм Тамбов өлкәләрендә – 15 719 сум. "Антитоп"та шулай ук Белгород, Пенза һәм Сарытау өлкәләре – һәрберсе 15 909 сум. Татарстан Мордовия белән бер дәрәҗәдә – 16 098 сум. Адыгея һәм Волгоград өлкәсендә – һәрберсе 16 288 сум.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Русиядә фәкыйрьлек дәрәҗәсе кимеячәк. Тормышны яхшыртуның төп сәбәпләре хезмәт хакының үсүе һәм балалы гаиләләрне яклау системасын үстерү булачак. Шул ук вакытта, башлангычтан ук түбән булган керемнәр артачак.



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев